Мәскәүдә беренче Сабан туен оештырган Мөхәммәт Миначевны искә алдылар

Мөхәммәт Миначевка 25 мартта 80 яшь тулыр иде.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мәскәү татарлары Асадуллаев йортында татар милли хәрәкәте эшлеклесе Мөхәммәт Миначевны искә алды. Бу хакта “Татар-информ”га “Мәскәү штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев хәбәр итте.

Мөхәммәт Миначев Совет чорыннан тормышы өзелгәнче татарларны берләштерү максатыннан эшләгән кеше диде ул.

Мөхәммәт Миначевка 25 мартта 80 яшь тулыр иде. Язучы, мөхәррир, «Ватан» фиркасе рәисе, татар патриоты Мөхәммәт Миначев 2018 елның 11 февралендә вафат булды.

Чарада 150 тирәсе кеше катнашкан. Искә алу кичәсенә Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Түбән Новгород шәһәрләреннән килгәннәр. Кунаклар арасында язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова, татар җырчысы Роза Хәбибуллина һ.б. булган.

“Мөхәммәт Миначев 70 елларда беренче Сабан туен оештырган кеше. Татар халкын саклап калу өчен, татар әдәбиятын тарату өчен соңгы көннәренә кадәр көрәште. Мәскәүдә татарларга лаеклы лидер кирәк дип гел әйтә иде инде. Татар халкы өчен эшләгән эшләрен санап та бетереп булмый. 2017 елның ноябрендә Түгәрәк өстәлдә соңгы тапкыр очрашабыз дип кем белгән”, — диде Рөстәм Ямалиев.

Искә алу чарасын Мәскәү татар җәмәгатьчелеге һәм “Мәскәү штабы” клубы оештырган.

 

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/28/160895/
 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: