Мәскәүдә татар-башкорт студентлары һәм төрки халыклар өчен ифтарлар үтәчәк

Мәскәүнең Мемориаль мәчетендәге «Рамазан чатыры»нда 29 майда төрки халыклар вәкилләренә, 5 июньдә башкаланың татар-башкорт һәм башка төрки халыклар студентларына ифтар уздырылачак.

«Рамазан чатыры»нда Мәскәү татарлары «Штаб»ы оештырган ифтарларның төп максаты – татар-башкортлар һәм башка төрки халыклар арасында ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату һәм Русия төрки халыкларын берләштерү», диелә оештыурчылар хәбәрендә.

Мәскәү татарлары «Штаб»ы координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, ифтарларга бөтен төрки халыкларның милли җәмгыятьләре һәм студентлар, яшьләр оешмасы вәкилләре чакырылачак. Гомумән, чараларда теләгән һәркем катнаша ала.

«Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң беренче чиратта татар һәм башкортлар, гомумән, башка төрки халыклар арасында бердәмлек артыр дип уйлыйбыз», диде Азатлыкка Гөлнара Яруллина.

Ифтарда вәгазьләр, мөнәҗәтләр, милли рухтагы чыгышлар да булачак.

Быел Рамазан аеның беренче көне 16 майга туры килә диелә Татарстан мөфтияте сайтында.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: