Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйды

 

Мәскәүдә беренче тапкыр төрки халыклар өчен зур ифтар оештырылды. Дини җыенны Мәскәү татарлары “Штабы” үткәрде. Чара “Бердәм илнең бердәм халкы” чакыруы белән узды.
Ифтарда татар, кумык, үзбәк, казах, әзербайҗан, төрек, ногай, уйгыр һәм башка халыкларның Мәскәүдәге милли җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Шулай ук Әзербайҗанның Русиядәге илчелегеннән, Русия Милләтләр эшләре федераль агентлыгыннан вәкил бар иде.

Авыз ачу мәҗлесе Ислам хәзрәт Вәлитовның төрки халыклар тормышында Ислам кыйммәтләренең роленә багышланган лекциясеннән башланып китте. Аннары сүзне ифтарны оештыручы, Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалиев алды. Аның сүзләренчә, ифтарның төп максаты – татар-башкортлар һәм башка төрки халыклар арасында Ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату һәм Русиядәге төрки халыкларны берләштерү.

«Узган елның көзендә Мәскәүдә Кырым татарлары җәмгыяте төрки халыкларның концертын оештырган иде. Шунда башкалада төрки халыкларны алга таба да берләштерү фикере туды. Һәм менә изге Рамазан аенда җыелырга уйладык. Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң төрки халыклар арасында бердәмлек артыр дип уйлыйбыз», — диде меценат Рөстәм Ямалиев.

Татар “Штабы”ның төрки халыкларны берләштерү өлкәсендәге эшчәнлеген Русия Дини җыелышы рәисе, Иҗтимагый палата әгъзасы мөфти Әлбир Крганов та билгеләп узды.

Бу теманы тарихчы Нәзиф Мириханов дәвам итте. Аның сүзләренчә, Русиядә һәрбер халык үз туган телендә белем алырга хокуклы.

Ифтар ахырында төрки халыкларның вәкилләре телне, мәдәниятне югалту, төркилекне саклау проблемаларына тукталды. Шулай ук, уртак эшләрне күбрәк башкару турында да фикер алыштылар.

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге.

Источник: http://kiziltan.ru/iman/11795-msk-tatarlary-shtaby-trki-halyklarny-iftarga-yydy.html

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: