Мәскәүдә татар-башкорт яшьләре ифтарга җыелды

Мәҗлестә Татарстан мөфтияте, Башкортстанның Россия Президенты каршындагы вәкиллеге, милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкилләре дә кунак булган.

Мәскәү татарлары “Штабы” татар һәм башкорт яшьләре өчен уртак ифтар үткәрде. Бу турыда «Штаб» матбугат үзәге «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Мәҗлестә Татарстан мөфтияте, Башкортстанның Россия Президенты каршындагы вәкиллеге, милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкилләре дә кунак булган.

Татар-башкорт ифтарына Мәскәү татарлары “Штабы” Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинне махсус кунак итеп чакырган. Йосыф хәзрәт Мәскәү татарлары “Штабы” бинасында хәрәкәт активистлары белән очрашкан һәм “Мөнәсәбәтләрне никахка ничек җиткерергә?” дигән темага лекция үткәргән. Яшьләрне егет белән кыз мөнәсәбәтләре, никах укыту, балалар тәрбияләү темасы кызыксындырган.

Шулай ук Йосыф Дәүләтшин дин нигезендә егет белән кыз мөнәсәбәтләре кору, танышу һәм аралашу әдәбе мәсьәләсен дә күтәргән.

Аннан соң Татарстан мөфтияте вәкиле Мәскәү мөфтиятендә башкала мөселманнары белән очрашып, авыз ачуга кадәр вәгазь кичәсе үткәргән. Очрашуда Рамазан ае, ураза тоту, зәкәт бирү, хаҗ кылу фазыйләтләре турында сөйләшкәннәр.

«Татар-башкорт яшьләрен җыйган ифтарга шулай ук башка төрки халык вәкилләре дә килгән иде. Мисал өчен, уйгур, каракалпак халыклары оешмалары рәисләре татар “Штабы” оештырган ифтарга югары бәя бирделәр һәм Мәскәүдә төрки халыкларны берләштерүдә зур адым булуын әйтеп уздылар», диелгән әлеге хәбәрдә.

Ифтарда Башкортстанның Россия Президенты каршындагы вәкиллегенең җитәкчесе урынбасары Азат Гафуров та катнашкан. Ул да әлеге ифтарның яшьләрне берләштереп, уртак максатлар куеп, Мәскәүдә татар-башкорт телен, мәдәниятен сакларга бер этәргеч булуын әйткән.

Ифтарны оештыручы, Мәскәүдә татар “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев татар һәм башкорт яшьләрен туган телне саклауда, мәдәниятне җәелдерүдә берләшеп эшләргә чакырган.

Россия Дини Җыелышы мөфтие Әлбир Крганов исә милләтне бары тик дини кыйммәтләр нигезендә генә саклап калып булуын әйткән.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәҗлес барышында татар һәм башкорт яшьләрен Татарстан мөфтие исеменнән сәламләгән. Шулай ук мөфти әманәтен – “Штаб” җитәкчесе Рөстәм Ямалеевка динебез үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатын тапшырган.

“Рөстәм Ямалеев Мәскәүдә яшәсә дә, Татарстанда да дин өчен үз өлешен кертә. Узган ел Әгерҗе районында аның тырышлыгы белән мәчет ачылды. Мәскәүдә татар милләте һәм динебез өчен кылган хезмәтләрен сөйләп бетереп булмый”, — дигән Йосыф Дәүләтшин.

Мәҗлес ахырында алга таба да Мәскәүдә татар һәм башкорт, шулай ук башка төрки халыкларның яшьләрен берләштерү эше дәвам иттереләчәге турында килешкәннәр. Моның өчен уртак мәҗлесләр, кичәләр, концертлар уздырырга сөйләшкәннәр.

Источник : http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/06/06/165457/

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: