Мәскәүдә татар-башкорт студентлары һәм төрки халыклар өчен ифтар үткәреләчәк

Мәскәүнең Мемориаль мәчетендәге “Рамазан чатырында” 29 майда төрки халыклар вәкилләре, 5 июньдә башкаланың татар-башкорт һәм башка төрки халык студентларына ифтар уздырыла. Мәскәү татарлары “Штабы” авыз ачу чараларын “Бердәм илнең бердәм халкы” девизы белән оештыра.

“Рамазан чатырында” үткәрелгән ифтарларның төп максаты – татар-башкортлар һәм башка төрки халыклар арасында ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату һәм Россия төрки халыкларын берләштерү.

Мәскәү татарлары “Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, ифтарларга бөтен төрки халыкларның милли җәмгыятьләре һәм студентлар, яшьләр оешмасы вәкилләре чакырылачак. Гомумән, чараларда теләгән һәркем катнаша ала.

“Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң беренче чиратта татар һәм башкортлар, гомумән, башка төрки халыклар арасында бердәмлек артыр дип уйлыйбыз” -, диде Гөлнара Яруллина.

Программада вәгазьләр, мөнәҗәтләр, милли рухтагы чыгышлар каралган.

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге

Источник: 

Мәскәүдә татар-башкорт студентлары һәм төрки халыклар өчен ифтар үткәреләчәк

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: