Мәскәүдә татар-башкорт яшьләре ифтар уздырды

5 июнь Мәскәү татарлары «Штабы» татар һәм башкорт яшьләре өчен уртак ифтар үткәрде. Мәҗлескә Татарстан мөфтияте, Башкортстанның Русия президенты каршындагы вәкиллеге, милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкилләре дә килде.

Мәскәү татарлары «Штабы» матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Казаннан Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшинн махсус кунак итеп чакырылган. Ул башта Мәскәү татарлары «Штабы» бинасында әлеге хәрәкәт активистлары белән очрашып, «Мөнәсәбәтләрне ничек никахка җиткерергә?» дигән темага лекция укыган.

Аннан соң Татарстан мөфтияте вәкиле Мәскәү мөфтиятендә башкала мөселманнары белән очрашып, авыз ачуга кадәр вәгазь кичәсе үткәргән.

Татар-башкорт яшьләрен җыйган ифтарга шулай ук башка төрки халык вәкилләре дә килгән. «Уйгыр, каракалпак халыклары оешмалары рәисләре татар «Штабы» оештырган ифтарга югары бәя бирде һәм Мәскәүдә төрки халыкларны берләштерүдә зур адым булуын әйтеп уздылар», диелә «Штаб» хәбәрендә.

Ифтарда Башкортстанның Русия президенты каршындагы вәкиллегенең җитәкчесе урынбасары Азат Гафуров, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов та катнашкан. Әлбир хәзрәт Крганов милләтне бары тик дини кыйммәтләр нигезендә генә саклап була дип чыгыш ясаган.

Мәҗлес барышында Йосыф Дәүләтшин Татарстан мөфтияте исеменнән әлеге ифтарны оештыруда башлап йөргән «Штаб» җитәкчесе Рөстәм Ямалеевка динебез үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатын тапшырган.

«Рөстәм Ямалеев Мәскәүдә яшәсә дә, Татарстанда да дин өчен үз өлешен кертә. Узган ел Әгерҗе районында аның тырышлыгы белән мәчет ачылды. Мәскәүдә татар милләте һәм динебез өчен кылган хезмәтләрен сөйләп бетереп булмый», дигән Йосыф Дәүләтшин.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: