Мәскәү татарлары лидеры яһүдиләрнең милли тәрбия тәҗрибәсе үрнәк алырлык дип саный

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Айдар Әхмәдиев). Яшь буында телгә һәм милләткә карата горурлык уятыр өчен, татарлар яһүдиләрнең милли идеология тәҗрибәсен үрнәк итеп кулланырга тиеш. Бу фикерен «Мәскәү татарлары штабы» рәисе Рөстәм Ямалиев бүген «Милләт йорты» банкет залында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Яһүдиләрнең рухи нигезе телдә һәм диндә. Алар бик динле кешеләр. Үзләренең яшьләрен шул идеологиягә таянып тәрбиялиләр, үз милләт вәкилләре белән гаилә коралар, үз телләрендә сөйләшә алалар. Без бик күп әйберләрне алардан алып, үзебездә куллана алабыз», — диде Рөстәм Ямалиев.

«Телне генә укыту заманасы үтте. Хәзерге шартларда без балаларыбызга телне генә түгел, ә идеологияне сеңдерергә тиешбез. Безгә яшь идеологларны тәрбияләргә кирәк, чөнки кеше ул — тәрбия продукты. Укучы мәктәптән укып чыккач, яшьтәшләре, күршеләре белән аралашка вакытта, аларга телнең кирәклеген һәм әһәмиятен җиткерергә тиеш», — диде «Мәскәү татарлары штабы» рәисе. 

 

0

Автор публикации

не в сети 15 часов

Штаб

7
Комментарии: 0Публикации: 387Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: