Өметеңне җуйма гына

Авырткан җирдән кул китми, диләр. Милләтпәрвәрләребез кайда, нинди мәсьәлә уңаеннан җыелса да, Татар конгрессы тарафыннан языла торган татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясе турында сүз кузгалмый калмый. Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Җамалиев башкалабыздагы Милләт йортында журналистлар белән очрашкан вакытта да әлеге мәсьәлә телдән төшмәде.

6-1  tatar-inform.ru

 
Югыйсә, штабның егерме еллык эшчәнлеге турында каләм әһелләре алдында хисап бирергә килгән иде ул. “Израильгә барып, яһүдләрнең үз телләрен ничек саклаганын өйрәнеп кайткансыз икән. Ике мең ел дәүләтсез яшә­гән­нән соң да, хыялларын томышка ашырганнар бит. Татар бе­лән яһүд милләтен чагыштырып буламы?” – дип тә, “Мәскәүле мил­ләт­тәшләребез татарча сөй­лә­шергә читенсенмәсен, катнаш никахларга кермәсен өчен, нәрсә эшләргә тәкъдим итәсез?” – диеп тә сораштылар аңардан. “Яһүд­ләрне дин, милли үзаң сак­лаган. Һәр бәйрәмнең ахырында, бәл­кем, киләсе бәйрәмебезне бәйсез Из­раильдә билгеләп үтәрбез, дип таралыша торган булганнар. Ди­мәк, беркайчан да өметеңне җуй­маска, милли үзаңыңны, тарихи хәтереңне сакларга, балала­рың­ны милли җанлы итеп тәр­бия­ләргә, читләр белән ничек тә никахлашмаска тырышырга ки­рәк. Аларда тәрбия беренче урын­да тора”, – дип, Израильдә алган тәэ­сирләре белән уртаклашты Рөс­тәм Җамалиев.

 
Чынлап та, ун миллионлап кеше яши торган Мәскәү – мил­ләт­ләр казаны ул. Әгәр өйдә, гаиләдә милли моңнарыбыз яңгырап тор­маса,  татарча китап, вакытлы матбугат укылмаса, татар концертларына, спектакльләренә соңга калмыйк тагын дип ашыктырмасалар, сабыйларыбыз туган телебезнең тәмен, кадерен кайдан белсен ди?! Ишетеп торабыз: “Урамда минем белән татарча сөйләшмә”, – дип, ирен яки хатынын кисәтеп торучы миллә­т­тәшләребез дә аз түгел ил башкаласында. “Шөкер, соңгы елларда милли горурлык хисе болай түбән төшкән кешеләр бермә-бер азай­­ды шәһәребездә. Сугышка хәтле Мәскәүдә татарча газета-журналлар чыккан, татар театры эшләп торган. Ил башкаласында татар театры ачу – стратегик бурыч ул. Шул максатны тормышка ашыру йөзеннән, штабыбызда театр студиясе ачып җибәрдек. Хә­зер бит шәһәребездә дистәләп хосусый театр бар. Әсәдуллаев йортында рәхәтләнеп шундый театр ачып җибәрергә мөмкин”, – дип тәкъдим итә Рөстәм әфәнде.

 
Милли үзаң тәрбияләү максатында аның тагын бер тәкъдиме төпле, җитди тоелды миңа.  “Нигә сабыйларыбызга туган телебезне өйгә татар теле укытучылары чакыртып укытмаска? Башкалабызда хәлле гаилә­ләр күп бит”, – дигән фикерен җиткерде ул. Инглиз, алман телләрен репетиторлар яллап өйрәтәбез бит. Туган телебезне өйрәтергә акча кызганмыйк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 41, 22.03.2019/)

0

Автор публикации

не в сети 15 часов

Штаб

7
Комментарии: 0Публикации: 387Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: