Әгерҗе районы Красный Бор авылында “Иң кечкенә мәчеттә иң зур ифтар” була

(Казан, 14 май, “Татар-информ, Айгөл Шәйхлисламова). 25 майда Әгерҗе районы Красный Бор авылы мәчетендә ифтар үткәреләчәк. “Иң кечкенә мәчеттә иң зур ифтар” дип аталган ифтарны «Мәскәү татарлары штабы” оештыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татар штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев әйтте.

Красный Бор элек Әгерҗе районының үзәге булган. Красный Бор мәчетен 4 ел элек “Татар штабы” җирле мөселман җәмгыяте белән берлектә төзегән.

“Ел саен без ул мәчеттә ифтар үткәрәбез. Без анда барлык якташларыбызны чакырабыз. Без аны “Иң кечкенә мәчеттә иң зур ифтар” дип атадык. Ифтарга күрше авыллардан бөтен мөселманнарны җыярга тырышачакбыз ”, — диде Рөстәм Ямалиев.

25 май көнне ифтарга кадәр “Татар штабы” яшүсмерләр приютына бүләкләр белән барачак. Аннары Мадьяр авылы зираты коймасын төзекләндерү өчен ике көнлек өмә планлаштырыла.

Ифтарга йөзләп кеше килер дип көтелә. “Рус кешеләрен дә чакырыргамы дигән сорау туа. Без беркемгә дә “юк” дип әйтмибез. Ифтар мөселманнар өчен. Хәзрәтләргә авылда мөселманнар татарлар гына түгел икәнен әйтүләрен сорадык”, — диде Рөстәм Ямалиев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186239/

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: