Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәк

Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәкӘлеге вакытта Мәскәү белән Казан яшьләре арасында элемтә бик нык түгел, ди Мәскәү татарлары җитәкчесе.

«Минем шуны да әйтәсем килә: әлеге вакытта Мәскәү белән Казан яшьләре арасына элемтә бик нык түгел, кызганычка каршы. Шуңа күрә без киләчәктә шушы элемтәне, җепләрне тагын да ныгытырга тырышачакбыз. Шушындый урта мәҗлесләребез, чараларыбыз ешрак узсын иде», — диде Рөстәм Ямалиев.

«Монда булуыбызга бик шатбыз. Бу мәчет — Россиядә иң танылган мәчетләрнең берсе. Без монда дуслар белән беренче тапкыр җыелыштык. Шушы очрашуларыбыз гадәткә керсен иде», — дип искәртте ул.

Ифтар мәҗлесендә 1200дән артык кеше катнашты. Алар арасында татар зыялылары, театр артистлары, татар яшьләре активистлары, яшь бизнесменнар, журналистлар, «Ярдәм» фонды карамагында булган мохтаҗлар һәм башкалар булды.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187216/

0

Автор публикации

не в сети 14 часов

Штаб

7
Комментарии: 0Публикации: 387Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: