Ифтар ашлары – Рамазан күрке

Изге Рамазан аенда “Татар Штабы” Мәскәүдә, Казанда, Әгерҗе районында 15 ифтар ашы оештырып, өч меңнән артык кардәшебезне авыз ачтырды. Татар-башкорт яшьләре, төрки халыклар ифтары һәм Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр өчен уздырылган ифтарлар милләттәшләребез хәтерендә озак сакланыр.

“Татар Штабы” ике тугандаш милләт яшьләрен Мәскәүдә «Рамазан чатыры»на җыйды. Ифтар ашы яшь буынны берләштерү өчен тагын бер адым булды. «Татар Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалнев өстәл янына җыелган яшьләрне телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф — гадәтләребезне саклау өчен, бердәм булып, хәлдән килгәнчә тырышырга чакырды. Мегаполиста яшәүчеләр өчен бу аеруча мөһим, ди ул. Татар һәм башкорт яшьләренә бердәм, дус булырга кирәген дә ассызыклады. Башкортстан якташлыгы вәкиле, профессор Наил Гәрәәев та, Рөстәм Ямалеев сүзләрен куәтләп, яшьләргә татар-башкорт проектларында актив булырга киңәш итте. Бабаларыбыз тарихы белән дә таныштырды.

“Татар Штабы”нда Мәскәү татарлары аксакаллары да ифтарга җыелды. 100дән артык аксакалыбызны бер табын артына җыю икеләтә җаваплы эш. Чөнки академик, профессор, галим дәрәҗәсенә ирешкән ил агаларын аеруча ихтирам итәргә кирәк. Дөрес, кичә бик нәтиҗәле узды. Аксакаллар Советы рәисе, профессор Йолдыз Хәлиуллин ил картларын Совет эшендә активрак катнашып, яшь буынга файдалы киңәшләр бирергә, татар хәрәкәте эшендә актив катнашырга чакырды. Шулай ук гарәп дөньясында барган каршыклар турында да искә алды.

Төбәк тарихын өйрәнүче галимебез Әхмәт Галимов Мәскәү татар-мөселман тормышы тарихы белән таныштырып узды. Мәскәү мәчетләре, имамнары тарихы яшьләргә бик кызыклы булды. Танылган конструктор Хәйдәр Мусин исә мөселман булуның җаваплылыгы, вазыйфалары турында үтемле сөйләп узды.

“Масштаб” эшлекле клубының “Татар Штабы”нда узган тагын бер очрашуы истәлекле ифтар булып тарихка кереп калды. Ифтар ашына кадәр яшь эшмәкәрләр хәләл бизнес, аның үзенчәлекләре турында фикер алышты.

Әгерҗе районындагы Красный Бор авылының «Сәҗдә» мәчетендә үткәрелгән ифтар да милләттәшләребезне бергә җыйды, рухландырды. Чарада 100дән артык кунак, шул исәптән Әгерҗе районы мөселман җәмгыятьләре вәкилләре дә катнашты бит. Иң беренче чиратта ифтар кунакларын «Сәҗдә» мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Мөхәммәтдинов сәламләде. Ул җыелучыларны изге Рамазан ае белән котлады һәм мөселман кануннарын үтәргә чакырды. Рәшит хәзрәт үз чыгышында «Мәскәү татарлары штабы»на мөселман мәхәлләсе тормышында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Красный Бор авылында мәчет Мәскәү татарлары Штабы ярдәме белән төзелде һәм 2017 елда үз эшен башлап җибәрде.

Казанның “Ярдәм” мәчетендә узгани ифтар мәҗлесендә 1200дән артык кеше катнашты. Алар арасында татар зыялылары, театр артистлары, татар яшьләре активистлары, яшь бизнесменнар, журналистлар, «Ярдәм» фонды карамагында булган мохтаҗлар һәм башкалар булды. Ифтар вакытында Казан-Мәскәү яшьләре арасында элемтәләрне ныгыту турында да искә алынды. «Минем шуны да әйтәсем килә: әлеге вакытта Мәскәү белән Казан яшьләре арасына элемтә бик нык түгел, кызганычка каршы. Шуңа күрә без киләчәктә шушы элемтәне, җепләрне тагын да ныгытырга тырышачакбыз. Шушындый урта мәҗлесләребез, чараларыбыз ешрак узсын иде», — диде “Татар Штабы” лидеры Рөстәм Ямалиев.

Татар Штабы матбугат үзәге 

0

Автор публикации

не в сети 4 недели

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 518Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: