Изге айда – игелекле гамәлләр

Красный Борда Мәскәүнең игелекле эшмәкәре Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге “Татар штабы” матди ярдәме белән уздырылган ифтар ашына красныйборлылар гына түгел, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Ижау калаларыннан, районыбыз авылларыннан Ямалиевның туганнары, якыннары – 100гә якын кардәшебез килде.

Мәскәүдән ифтар ашы уздырырга махсус кайткан милли җанлы, юмарт милләттәшебез башта “Наз” приютында булып, балаларга кием-салым, уку кирәк-яраклары бүләк иткән. Аннары туганнары белән әнисенең туып-үскән авылы Мәдьярдә моннан берничә ел элек үзе ясаткан зират коймаларын төзекләндереп кайткан. Бабасының туган авылы Уразайда һәм туганнары җирләнгән Салагыш, Ямурза авыл зиратларында аларның каберләрен зиярат кылган.

Красный Бор мәчетендә вәгазьне район имам-мөхтәсибенең дәгъвәт эшләре буенча ярдәмчесе Рамил хәзрәт Садыйков укыды. Иман китерү һәм гамәл кылу бергә булырга тиешлек, аларны аерырга ярамаганлыгы турында бик үтемле итеп сөйләде ул. Моңлы азан яңгыраганнан соң авыз ачкач, ахшам намазы укылып дога кылынды. Ифтарда Коръән аятьләре дә укылды.

Рөстәм Фаиз улы изге ашка килүчеләргә, Красный  бор мәчете имам-хатибы Рәшит хәзрәт Мөхәммәтдиновка, Әнисә абыстай Гамзаевага, аш-су осталарына, ерак араларны якын итеп кайткан “Шәкертнекеләр”гә рәхмәт әйтте. Мондый чарада балаларның һәм яшьләрнең дә булуына сөенүен белдерде. Мәскәүдәге “Татар штабы”ның киләчәктә дә мәчеткә һәрдаим булышып торачагын хәбәр итте.

Красный бордагы мәчет төзелешенә күп матди ярдәм күрсәткән, мәчет ачылганнан бирле Мәскәүдән кайтып биредә ифтар ашы үткәрүче Рөстәм Ямалиевка эшендә уңышлар, үзенә һәм якыннарына сәламәтлек теләп таралышты изге ашка килгән мөселманнар. 

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Белешмә.

Мәскәүдәге “Татар штабы” татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур максатлар куеп, армый-талмый эшләүче фидакарьләрне туплаган оешма. 

Нурмөхәммәт Ямалиев – тумышы белән Уразай авылыннан. Уфа мәдрәсәсен тәмамлаган. Шуңа аны “Шәкерт”дип йөрткәннәр. Сигез баласын ятим итеп Ватан сугышында һәлак була. Аның нәселен “Шәкертнекеләр” дип йөртәләр. Рөстәм Ямалиев – аның оныгы.

Әгерҗе хәбәрләре газеты. 

0

Автор публикации

не в сети 1 день

Штаб

6
Комментарии: 0Публикации: 356Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: