Татар Штабы Кашка Тау Питравында катнашты

12 июльдә Зәй районы Сарсаз Баграж авылы Кашка тау итәгендә 19 тапкыр Питрау бәйрәме оештырылды. Питрауда Татар Штабы лидеры Ростэм Ямалеев катнашты. 

Бәйрәмне Зәй районы хәкимияте башлыгы Рәзиф Кәримов һәм “Ак Барс Холдинг” компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров ачып җибәрделәр. Питрау уеннар, җыр-биюләр, җирле ансамбльләр чыгышы белән үрелеп барды.

Һәр ел саен Кашка тауда “Питрау чибәре» билгеләнә. Быел бәйгенең финалында барлыгы 12 чибәр катнашты — Сарсаз-Баграждан Вероника Журавлева, Урта Баграждан Галина Матвеева, Дүрт-Мунчадан Вероника Иванова һәм Лилиана Анисимова, Сәвәләйдән Анастасия Сабаева, Имәнлебаштан Ләйсән Әхмәтҗанова, Түбән Биштән Рената Вәлиәхмәтова, Әхмәттән Венера Батаева, Иске Зәйдән Вероника Трофимова, Югары Мәлемнән Лиана Прохорова һәм Керәшен Мәлеменнән Анна Баринова. Кашка тау «Питрау чибәре — 2019» исемен быел Дүрт-Мунча авылы кызы Альбина Анисимова алды. Питрау чибәрләрен Зәй районы хәкимият башлыгы Рәзиф Кәримов котлады һәм бүләкләр тапшырды. 

Туганайлар газеты тексты кулланылды

0

Автор публикации

не в сети 11 часов

Штаб

1
Комментарии: 0Публикации: 273Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: