Штаб татар Москвы

«Татар Штабы»ның Корбан бәйрәме котлавы

Сезне чын күңелдән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәбез!

Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер татар гаиләсенә, йортына бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. 

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Аллаһ Тәгәлә чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны һәм игелекләребезне кабул кылсын. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

«Татар Штабы» лидеры Рөстәм Фәиз улы Ямалеев 

 

0

Автор публикации

не в сети 11 часов

Штаб

1
Комментарии: 0Публикации: 273Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: