“Татар Штабы”ның яңа ел котлавы

“Мәскәү татар Штабы” җир шарының төрле кыйтгаларына сибелеп яшәүче татар халкын якынлашып килгән яңа ел белән тәбрикли һәм 2020 елда милли тормышта актив катнашуларын теләп кала.

 

Хөрмәтле милләттәшләр! Безнең сезгә яңа елда берничә үтенечебез бар. Алар барысы да милләт тормышы, татар теле белән бәйләгән. Әйдәгез интернет кырында татар тормышына кагылышлы яңалыкларны, язмаларны, видеоларны таратуны активлаштырыйк. Мәсәлән, “Татар Штабы”гың ютуб каналындагы (Штаб татар Татары Москвы дип атала) роликларын төрле җирләрдә яшәүче татарларга күрсәтеп, милли эшләргә үз өлешегезне кертер идегез.

Яңа ел алдыннан безнең белән бергә булган, безнең проектларда катнашкан барлык шәхесләргә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезнең барлыкны тоеп эшләү безгә бетмәс-төкәнмәс көч, өмет чаткысы бирә. Безнең өчен татар тавышын ишетү, каядыр татар теле яңгырау бик мөһим. Чөнки безнең төп максатыбыз – Мәскәүдә татар телен, мәәдәниятен һәм татарның үзен югары дәрәҗәгә күтәрү.

Газиз милләттәшләр, яңа 2020 ел татар халкына муллык, бәрәкәт, горурлык, милли хөрлек алып килсен иде! Яңа елда милләтебез киләчәге өчен зур җаваплылык сизеп, яңа проектларны тормышка ашырырга насыйп булсын! Әйдәгез бер-беребезне яңа ел белән татарча котлашыйк! Чөнки татар телен саклауның иң үтемле юлы – татарча сөйләшү! Татар теле өчен көрәшергә дә, татарча сөйләшергә дә кирәк!

 Изге яңа ел теләкләре белән,

“Мәскәү Татар Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев

5

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: