Мәскәүдә туган тел көненә Уфа, Ижау, Петербург яшьләре җыелды

Мәскәү Татар Штабында 21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан төрле өлкәләрдән җыелган татар яшьләре кичәсе узды. Чарада Санкт-Петербург, Удмуртия, Башкортостан татар яшьләре вәкилләре кунак булды. Кичәне Ләйсән Сабирова татар теленә багышланган шигырь белән башлап җибәрде. 
 
Кичәдә 100дән артык кеше катнашты. Удмуртиянең «Яңарыш» газеты журналисты Эльмира Нигъмәтҗанова, Удмуртиянен «Ак калфак» оешмасы активисты Ләйсән Галимова, Башкортстан татар конгрессы вәкиле Алина Тимашева. Санкт-Петербург татар җырчысы, шагыйре Альбина Ишмурзина Мәскәү татар яшьләре алдында чыгыш ясады.
 
 
Журналист Эльмира Нигъмәтҗанова Удмуртиянең «Яңарыш» газеты турында сөйләде, өлкәдә татар телен саклау эшләре белән таныштырды. Мәскәүдә татар телен, рухын саклаулары өчен «Татар Штабына» рәхмәтен белдерде. 
 
Башкортстан татар конгрессы вәкиле Алина Тимашева беренче чиратта Уфа татар яшьләре сәләмен ирештерде. Татар телен саклауда, үстерүдә яшьләрне берләшеп эшләргә чакырды.
 
Санкт-Петербург татар җырчысы, шагыйре Альбина Ишмурзина кичә кунакларына үзенең җырларын башкарды, шигырьләрен укыды. 
 
Туген тел кичәсе Мәскәүнең «Шүрәле» татар төркеме чыгышы белән тәмамланды.  
0

Автор публикации

не в сети 5 дней

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 505Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: