Интеллектуаль һәм милли татар-төрек элитасы – кемнәр алар?

Интеллектуаль  һәм милли татар-төрек элитасы – кемнәр алар?

Узган сишәмбе көнне Мәскәү татарлары штабында төрек-татар халыкларының интеллектуаль элитасын булдыруга багышланган киңәшмә узды. Очрашуда татар һәм төрек халыкларының җәмәгать эшлеклеләре, милли оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмә беррәтән интернет аша да алып барылды.

Ә хәзер“Милли элита” сүзенә тулырак мәгънә биреп карыйк. Акыллы, зиһенле, интеллектуаль яктан югары дәрәҗәдә үскән, көчле рухлы, һәр яктан төпләп әзерләнгән, искиткеч акылга ия һәм үз милләтен алга өндәүче кешеләрне җәмгыятьнең элитасы дип атарга буладыр мөгаен.

“Элита сүзе төрек теленнән “ил итә” яисә илне барлыкка китерә, булдыра”, — дип раслап күрсәтте бу сүзнең мәгънәсен Мәскәүнең танылган җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искандәров. “Кызганычка каршы бүгенге көндә элита мәгънәсенә кертерлек татарлар берникадәр дәрәҗәдә булса да, алар милли мәдәниятне һәм мәгарифне үстерүгә катышмыйлар, үз көчләрен күбесенчә эшмәкәрлеккә багышлыйлар. Чын элита дип атарлык кешелэр гомумэн элекке буын вәкилләре арасында гына калган. Бүгенге көндә аларның саны көннән-көн кими бара һәм тагын да соңламас өчен бу юнәлештә эшне башларга вакыт җитте!”, — дип аңлатты ул.

Соңгы елда Мәскәү татарлары штабы тырышлыгы белән чыгарылган “Үз җиремдә – үз телем” китабы дөнья күргәч, аны тарату өчен Штаб хезмәткәрләре тарафыннан татар мәктәпләрендә, лицейларда очрашулар уздырыла башлады. Бу эш барышында күп кенә талантлы балалар һәм яшүсмерләр ачыкланды. “Алар арасында 12-14 яшьлек бик актив, янып тора торган күзле, зиһенле, иманлы һәм бик акыллы балалар бар, — дип аңлатты Мәскәү татарлары штабының җитәкчесе Рөстэм Ямалеев. — Алар туган телен һәм гореф-гадәтләрен беләләр, татар халкының үткәне, хәзерге вакыты һәм киләчәге белән кызыксыналар. Менә шундый балалардан без татар элитасына нигез салучы җәмәгатьчелекне булдыра алабыз, шундый яшьләрдән без Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Ильдус Закиров кебек күренекле шәхесләрне үстерә алабыз. Бүгенге көндә безгә татар теле идеологиясен саклап калуны һәм үстерүне дәвам итүчеләрне эзләргә кирәк. Моның өчен мәктәп балалары, яшьләр белән ешрак очрашулар уздырырга һәм актив булганнарны, татарларның яшәеше, киләчәге белән кызыксынучыларны табарга кирәк. Шушы максат белән безнең Штабта сонгы берничә атна эчендә генә Мәскәүнең беренче курс студентлары өчен махсус очрашулар уздырылды. Шулай яшьләр арасыннан иң актив булганнары әкренләп беленә башлады. Бу эшне без һичшиксез дәвам итәчәкбез һәм безнең алда әле яңа максатлар, татар җәмгыяте өчен әһәмиятле планнар тора”, — диде Рөстәм Ямалеев.

Әлбәттә милли карашлы буынны үстерү өчен икенче төрле укыту системасын булдырырга кирәк. Бу уңайдан үзенең авторлык планы белән Гаяр Искәндәров тыңлаучыларны таныштырып үтте. Ул милли элита мәгънәсенә нигезләнгән татар-төрек лицеен төзү программасын тәкъдим итте. Бу программа буенча яшь буынны һәрьяктан югары дәрәҗәдә әзерләү күздә тотыла. Балаларга гадәти мәктәп фәннәреннән тыш, милли һәм дини кыйммәтләр бирү, чын тарихны, төрле телләрне өйрәтү (татар, төрек, рус, инглиз, гарәп, фәрси, кытай һ.б телләр), аларны иманлы, көчле рухлы кеше итеп тәрбияләү һәм спорт ягыннан чыныктыру планга кертелгән. “Бу татар-төрек җәмгыяте өчен әһәмиятле булган эшнең яралып килә торган башлангычы гына, әмма без моның турында уйлаша, сөйләшә башладык, димәк киләчәктә бергәләшеп кулай нәтиҗәләргә ирешә алабыз”, — дип раслады Г.Искәндәров.

Адвокат Рәшит Каюмов билгеләп үткәнчә, үсеп килүче яшь буынга белем бирү белән беррәттән, аларда татар һәм төрек халыкларына карата туганлык, хөрмәт хисләрен тәрбияләү кирәк. Ә хәзергә иң әһәмиятлесе – балаларга үз туган телләрен өйрәтү һәм аны саклап калу юнәлешендә актив эшләү.

“Бүгенге көндә интеллектуаль һәм милли элитага кертерлек кешеләр бар, ләкин алар халыктан бераз читләшкән. Шулай да бездән аермалы буларак, татар халкында бу күренеш әле каты дәрәҗәдә сизелми. Бу мәсьәләне хәзерге вакытта күтәрүебез аны вакытында хәл итәргә ярдәм итәчәгенә ышанам. Чөнки туган телләребезне саклап калу өчен берни дә эшләмәсәк, 20 елдан соң төрек телләре бөтенләй юкка чыгачак.

Моны булдырмас өчен безнең буын вәкилләренә зур җаваплылык төшә, шуңа да безгә бик тырышырга кирәк”, — дип белгертте үзенең кайгыртуын Мәскәү өлкәсененең региональ “Милли-мәдәни азербайджаннар автономиясе” рәисе Эльшан Ибрагимов.

Түгәрәк өстәл җыенына чакырылган кунаклардан Мәскәүнең милли-мәдәни казахлар автономиясе вице-президенты Жандарбек Абаев та чыгыш ясады. “Төрки халыкларының һәрчак үз әйдәп баручылары булган, ләкин безнең килеп чыгышыбыз, тарихыбыз бер, шуңа да безгә бер-беребездән аерылырга ярамый, бердәм булырга кирәк! Бүгенге көндә дөрес тәрбия иң беренчедән, шәхси үрнәк аша яисә төпле белем алган белгечләр тарафыннан бирелергә тиеш. Татар-төрек лицее турындагы планны чынга ашырыр өчен әлбәттә вакыт кирәк. Шуңа да милли рухлы элита тәрбияләү процессы җиңел һәм тиз була алмаса да, аны башлавыз – үзе бер зур адым!”, — диде ул.

Очрашуга чакырылган кунаклардан шулай ук Мәскәү татарлары Бердәмлеге оешмасының җитәкчесе Рим Дашкин; “Оьезден” исемле кумык халкы ошмасы җитәкчесе Болат Кочкарев; азербайджан халкының җәмагать эшлеклесе Ильдар Утямышев һәм башкалары чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар төрек-татар халыкларының интеллектуаль элитасын формалаштыруга кагылышлы төрле фикерләр белән алыштылар, Төркиядәге татар-төрек лицеен ачу тәҗрибәсе белән бүлештеләр һәм әлбәттә, иганәчелек мәсьәләсен дә күтәрделәр, чөнки өр яңа системага нигезләнгән уку йортын булдыру өчен шактый күләмдә чыгымнар сорала. Әлбәттә, бу юнәлештә күп кенә мәсьәләләрне хәл итү әле алда. Ләкин күренекле шәхесләрнең, танылган җәмагать эшлекләренең бергә җыелышып шулай фикер алышулары, киләчәктә бу проектны чынга ашыруда беренче адымнар булыр, дип ышанып калабыз.

пресс-секретарь                                                                                               Лилия Галимова

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: