”Эш рәтен белә торган, мәгънәле, безнең егет!” – Фәрит Мифтаховның бүген юбилее

Туган ягын, туган халкын, туган телен, моңын яратучылар аның кебек булырга тиеш. Төп эш урыны Казанда булса да, көн буена ул авылдашларының да, туганнарының да, иҗатташ дусларының да янында булырга вакыт таба, көчле ир-атка хас булганча, бик күпләргә булышып, ярдәм кулы сузып яши.

 

Сүзем милләтенә үрнәк шәхес булып җитешкәнче, ярты гасыр гомер юлы узган Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор –башкаручы Фәрит Фәиз улы Мифтахов турында.

Кем ул? Халкыс сокланырлык нинди эшләр башкарган? Үз милләттәшләренә әйтер сүзе бармы? Фәрит Мифтаховның узган юлын барлап, аны якыннан белгәннәргә, аның эшчәнлеге белән аз таныш булганнарга, иҗатының фанатларына сөйлисем килә.

Ул 1968 елның 7 сентябрендә Нурлат районы Көрнәле Әмзә авылында туган. Авыл тормышын якыннан белүе дә шуннан, күрәсең. Авыл җире белән бәйле балачагын ул бүген дә сагынып: “Мин 6 яшькә кадәр авылда яшәдем, Казанда торганда да, бик еш кайта идем. Балачагым әнием белән бергә печән, утын кайгырту, йорт –җирне карап тоту кебек эшләре белән хәтердә калган. Авыл кешесенең тынгысыз тормышын күреп үскәнгә, миңа бүген дә җир эше чит түгел, җир кадерен белү канга сеңгән,”-дип искә төшерә.

Әнисе Әминә апа Фәритнең кечкенәдән үк белемгә омтылуына, максатчан холкына дөрес юнәлеш биреп тора. Героебызның иң матур балалык, яшүсмер еллары Казан шәһәренең 48 нче мәктәбе белән бәйле. Биредәге укытучылары Хәбирә Хәлиловна, Асия Солтановна пионер Фәритнең активлыгын һәрчак югары бәялиләр, мәктәптә узган һәр чарада катнаштырырга тырышалар. Хәзер дүрт дистәдән артык җыр иҗат иткән автор-башкаручы Фәрит Мифтахов гитараны да тәүге тапкыр мәктәптә укыганда кулларына ала. Фәритнең үҗәтлеге мәктәп елларында ук сизелә. Әнисе яңа квартира алып, мәктәп белән янәшә үк үзләре яшәгән барактан еракка күченгәч тә, Фәрит тәүге кабат белем иленә алып кергән туган мәктәбен ташламый, укуын дәвам итә. Германиянең Ордруф шәһәрендә узган армия еллары аралашучан егетне физик яктан ныгыта гына (әнисенә армия сафларыннан язган хатларын Фәрит Фәизович бүген дә кадерле ядкарь итеп саклый). Ул елларны хәтерләп: “Армия мәктәбе-тормышта чын батырлык мәктәбе ул! Мин аны узуым белән чиксез горурланам”,-дип куя.

Кайберәүләр гомер буе укый, зыялылыкка омтыла, алган белемен башкаларга да файдасы булырдай итеп куллана. Фәрит Мифтахов та шундыйлардан. Ул “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академия академигы. Сәясәттә тынычлык, килешеп эшләү, яшәү кебек актуаль проблеманы хәл итүнең кайбер аспектлары хакындагы уйлануларны үз эченә алган ”Рәсәй җәмгыятендә тарихның борылыш этапларындагы этноконфессиональ сәясәт”дигән монографик хезмәт Фәрид әфәнденең галим буларак та җитешкәнлеген күрсәтә түгелме?! Бүгенге көндә әле ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында өченче югары белем ала.

Фәрит Фәизовичны бик күпләрдән аерып тора торган тагын бер кызыклы сыйфаты бар: ул елның ел буена температурасы 4 градустан артмаган Зәңгәр күлдә су коена! “Минем мактанычым — ул физик һәм рухи саулыгым! Ә моңа ирешү өчен мин фитнес залларында да күнегүләр ясыйм, салкын суда да коенам, аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, дөрес яшәү рәвеше алып барам,”-ди ул .
Узган тормыш юлын барлап ”Гомерем агышлары” дигән саллы китап та бастырып чыгара. Ул үзен табигать баласы дип саный, нык йөзьяшәр имән агачына соклануы да,көчле булырга омтылудан. Әңгәмә барышында: “Елның кайсы гына фасылын алсак та, урман киңлекләрендә гаиләм белән бергә сәяхәт һәм ял итәргә бик яратам. Кышын барыбыз да чаңгыга баса, язларын кар эреп, беренче умырзаялар күренә башлау белән кызларымны табигатьнең бу серле почмагына алып чыгарга ашыгам. Җәй җиттеме, барыбыз да бергәләп шифалы үләннәр, җиләк җыябыз.Туган якта үскән файдалы үсемлекләр белән балаларны таныштыру да минем вазыйфага керә. Кайчакларда урманда башкалар ташлап калдырган чүп-чарларны да бергәләп җыеп,яндырабыз. Бу яктан караганда , урманда тәрбия бирү вакытлары да була,”-дип елмая. Гаиләсендә хөрмәтле ир,балаларына үрнәк әти, туганнарына ,дусларына чын киңәшче, терәк булган ирнең, җитәкченең, җәмәгать эшлеклесенең эшләгән эшләре, игелекле гамәлләре 380 битле “Гомерем агышлары” китабына гына сыярлык түгел.

Фәрит Фәиз улы Мифтахов ”Игелек чылбыры өзелмәсен!” дигән теләк белән яши.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: