Мәскәүдәге «Татар мафия» уенын татар телендә дә уйный башлыйлар

Узган атнада «Татар мафия» уенынының беренче сезоны тәмамланды.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрь көнне башланачак «Татар мафия» уенынының икенче сезоны татарча да булачак. Бу хакта Мәскәү татарлары «Штаб» ы хәбәр итә. 

Татар телендә барган уеннар өчен өстәмә баллар да каралган. Катнашучыларга сөйләмне шомарту максатыннан, татарча сүзтезмәләр тупланган аерым сәхифә булдырылган.

«Штаб» координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, «Татар мафия» уены татар яшьләрен тагын да берләштерә һәм яшьләр сәясәтенең бер өлеше булып тора.

Узган атнада «Татар мафия» уенынының беренче сезоны тәмамланды. Иң яхшы 12 уенчы арасында Марат Төхвәтуллин җиңү яулады, диелә хәбәрдә.

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: