Башкортстан Татар милли-мәдәни автономиясе 10 еллыгын билгели

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 17 майда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш үтте. Уфада тәү тапкыр узучы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең төбәк бүлекчәләре булган Русиянең 40 төбәгеннән, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Республика Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарә начальнигы Урал Килсенбаев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзен җиткерде.

Анда, аерым алганда, болай диелә: “Хөрмәтле дуслар! “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының 10 еллыгы белән ихлас котлыйм! Башкортстанда бер миллионнан артык татар гомер кичерә. Республикада татарларның телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен саклау юнәлешендә зур эш башкарыла. Мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту өчен шартлар тудырылган. Уфа “Нур” һәм Туймазы татар театрлары уңышлы эшли. Туган телдәге киңкүләм мәгълүмат чаралары халык арасында популяр. Башкортстан һәм Татарстан арасында тыгыз мәдәни һәм рухи бәйләнешләр булдырылган. Боларның барысына да җәмәгатьчелекнең ярдәме, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе алып барган эзмә-эзлекле эше нәтиҗәсендә ирешелде. Сез гамәлгә ашырган проектларны, фестиваль һәм конкурсларны республикадан читтә дә беләләр. Алар безнең халыкларыбызның бердәмлеген ныгыта, күпмилләтле республика һәм илебезнең иң яхшы традицияләрен саклауга ярдәм итә”.

Чарада катнашучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләделәр.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Русия Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, иҗтимагый оешма дәүләт власте органнарының һәрдаим ярдәмен тоеп эшли. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.

— Башкортстанда яшәүче татарлар — республика тормышының барлык өлкәләрендә дә эшләп килүче, төпле, дәртле, көчле милләт. Бүгенге Башкортстандагы имин һәм җитеш тормыш күп төбәкләргә үрнәк булып тора. Моның нигезендә башкорт, урыс һәм татарларның дуслыгы ята. Бергә булыйк, бердәм булыйк, — диде Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина.

— Иҗтимагый оешманың юбилеен үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларына зур рәхмәт. Эшчәнлегебездә без республика власть органнарының ярдәмен тоябыз. Алдагы елларда автономия Башкортстан татарлары үсешендә яңа эшлекле башлангычлар һәм проектлар гамәлгә ашырыр дип уйлыйм. Без бергә яхшырак булдырабыз! — диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева.

Педагогларга — республика Мәгариф министрлыгының, район оешмалары җитәкчеләренә Федераль милли-мәдәни автономиянең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чарада милли-мәдәни автономиягә 10 ел тулу уңаеннан төшерелгән фильм тәкъдим ителде.

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: