Корбан Гаете котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе

В.Г. Шәйхразиевның

Корбан гаете белән котлавы

 

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр!

 Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.

Барлык кардәшләребезгә дә Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел сафлыгы, җан тынычлыгы, бәхетле вә бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

 

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли шура рәисе                                                                               В.Г. Шәйхразиев

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: