Әгерҗедә “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” конференциясе була

5 октябрьдә Иж-Буби авылында “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Әлеге чара күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында бердәнбер казыя Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышлана.  
 
Конференциягә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Камил Сәмигуллин, Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,ТР баш казые Җәлил Фазлыев һ.б. дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә. 
 
Алар конференция эшендә катнашудан тыш, авыл тарихы музеенда һәм тарихи объектларда булачаклар, Габдулла Буби һәм Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларның каберләрен зиярәт кылачак.   
 
0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: