Милли тормышны активлаштыру зарур

Мәскәү татарлары штабы узып баручы елны уңышлы гына тәмамлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгына төрле кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрелде. Штаб ярдәме белән 16 000 татар газетасы үз укучысын тапты. Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгына 5000 тираж белән татар газетасы чыгарылды.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Җамалиев яңа ел бәйрәмнәреннән соң Чаллыда татар зыялылары белән очрашты. “Быел да биниһая зур эшләр башкарасыбыз бар. Билгеле, иң борчыганы – милли мәгарифебезнең торышы. Ничек борчылмыйсың: татар балаларының җиде проценты гына туган телебездә белем ала. Әйе, милләтебезнең сафлыгы, саулыгы өчен көрәш сызыгы мәктәпләр аша үтә. Милли матбугат, гомумән милли мәгълумат кырында каләм уйнаткан әһелләребез – галимнәр, ңурналисталар, блогерлар милли мәгарифебезне, милли мәдәниятебезне кайгыртуны игътибар үзәгенә куйсын иде. Билгеле сәбәпләр аркасында халык санын алу 2021 елга күчте. Бернинди котрытуга бирешмичә, адашканнарга туры юлны күрсәтеп, бу юлы да ишле, татау хүалык булып яшик”, — диде ул.

Быел 5000 уникаль календарь чыгарганнар. Анда фразалар, тарихи фактлар, мәгълуматлар урын алган. Татарлар штабы яшьләрдә туган телебезгә мәхәббәтне үзенчәлекле алымнар белән генә тәрбияләп булганын аңлап эшли. Файдалы календарьләрне Актаныш, Түбән Кама, Чаллы, Ижауда яшәүчеләр алды инде. Бу төбәкләрдә шулай ук татар газеталарына подписка ясалды. Китапханәләр өчен татар китап һәм журналлары алынды.

Быел, халык санын алу елында, 100дән артык чара, Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә  очрашулар оештыру каралган.  Аларның беренчесе Чаллыда, Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлегендә узды.  Анда җәмәгать эшлеклекләре, зыялылар, укытучылар, студентлар катнашты. Штаб җитәкчесе Рөстәм Җамалиев Мәскәүдә башкарылган эшләр, тематик клублар эше турында сөйләде. Чаллы шәһәре вәкилләре үзләренең тәҗрибәләре һәм борчыган проблемалары белән уртаклаштылар.  

Рөстәм Җамалиев ярты миллионлык шәһәрдә стратегиясе, җитәкчесе булган зур  милли оешма булмавына борчылуын белдерде. Аны татарча милли сайт, яңалыклар порталы булмавы да гаҗәпләндерде. Җирле татарларның милли лидеры да юк, кечкенә оешмалар үзләре генә җан асрый. Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев  сайт ясауда ярдәм итәргә ышандырды. Чаллыда Мәскәүдәге татар яшьләре оешмасы кебек үк оешма да кирәк.  Очрашуга килүчеләр  Мәскәүдәге  татарларның  активлыгына сокландылар.

Рәссамнар берлеге вәкилләре Мәскәүгә барып, татар  яшьләр белән очрашуга барырга  теләк белдерделәр. Эш шунда, Мәскәү татарлары штабында Татарстан рәссамнарының картиналары   күп икән. Биредә шактый зур коллекция тупланган. Әйтик, штабта картинлары урын алган Владимир Никольский Чаллыдагы бер иҗат әһеле белән бер төркемдә укыган.

Очрашу кызыклы, дустанә шартларда үтте. Анда эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады. Күпләрне 2021 елдагы Башкортстандагы халык санын алу  мәсьәләсе борчый. Күпләрнең татар-башкорт гаиләсе булган дуслары бар. Алар арасында аңлату эшләре алып барырга киңәш ителде.

Яңа очрашулар оештырырга тәкъдим ителде. Күпләр Чаллыда татар тормышын Мәскәүдәге кебек активлаштырырга кирәк дигән фикерләр белән таралыштылар.  Татар штабы бу эшне оештырырга ярдәм итәргә әзер, чөнки алар безнең шәһәрнең потенциалына ышана. Рөстәм әфәнде Түбән Камада аксакаллар советы, яшьләр оешмасының  актив эшләвен билгеләп иүтте. Чыннан эшнең нәтиҗәсе энтузистлардан, милләтен яратып, аның белән горурланучы кешеләрнең фидакарь хезмәтеннән тора.

Мәскәү кунагы татар матбугат чаралары редакцияләренә үзенчәлекле календарьләр бүләк итте. Газетабыз укучылары санын арттыруга өлеш керткән өчен без “Шәһри Чаллы”лылар Рөстәм Җамалиевка рәхмәтебезне белдерәбез. Милләтебезне саклау, үстерү юнәлешендәге эшләрендә уңышлар юлдаш булсын аларга.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: