Халык исәбендә үзеңне ТАТАР диеп язырга онытма!

Бүгенге көндэ Россия күләмендэ нихәтле татар исәпләнә? Безнең милләт алга таба ничек яшәячэк? Без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтлэребезне, мәдәниятебезне саклап кала алабызмы? Мишәр халкын татар этносыннан аерып чыгару чыннан да күзәтеләме? Мәскәу татарлары арасында туган телдә аралашу, милли бәйрәмнәрне, гореф-гадэтлэрне истэ тотып төрле чаралар уздыру нихәлдә? – бу һәм күп кенэ башка сорауларга җавап табу максатыннан 12 нче октябрьдә Мәскәү татарлары оешмасы штабында утырыш узды.

Бу чарага Мәскәу каласының татар аксакаллары, тарих һәм мәдәният өлкәләреннэн, татарча уку-укыту юнәлешеннэн,  Мәскәү татарлар конгрессыннан һәм татар яшьләре оешмасыннан килгэн вәкилләр җыелды. Очрашуны уздыру фикерен иң беренчеләрдэн булып Казандагы “Миллиард татар” медиа-проектының вәкиле Тимур Рахматуллин тәкъдим итте. Әлбәттә, очрашуда күтәрелгән сорауларның иң мөхиме — 15 нче октябрьдэ башланачак бөтен Россия күлэмендэге халык санын барлау. Быел беренче тапкыр бу чара “Госуслуги” онлайн порталында узачак. Шуңа күрә һәрбер кешенең үзен мөстәкыйль рәвештә билгеләргә мөмкинлеге бар.

Россия халкы составын җентекле анализлау һәм алар арасыннан татарларны билгелэү бары тик халык санын исәпкә алу ярдәмендә генэ эшләнергә мөмкин, — диелде аралашу барышында. Шуңа да бу исәп вакытында узеңне татар кешесе икәнлегеңне теркәү – һәммәбез өчен аеруча мөһим эш!

Тимур Рахматуллин әйтеп узуынча, халык санын исәпкә алу нәтиҗәләреннэн татарларның исәбе генэ түгел, ә гомумән безнең татар халкы буларак киләчәгебез, тел һәм мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә безне нәрсә көтә икәнлеге беленәчәк! Чөнки хөкүмәт тарафыннан каралган төрле программаларда катнашу өчен, миллэт хәзинәсен саклау һәм баету өстендә эшләү өчен безгә дәүләттән ризалык бирелергэ һәм төрле мөмкинлеклэр ачылырга тиеш. Шуңа да татар халкының исәбен белү бик зарур!

Мәскәү районы Люблино автономия үзәгеннэн килгэн кунак Рәшит Сяпуков бүгенге көндә мөһим булган берничә мәсьәләне күтәрде. 

“Туган телелебезне саклап һәм яклап калу өчен Мәскәүдә татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмәт чаралары, радио һәм телевидение булдырырга, татар садиклары һәм мәктәпләре ачырга кирәк. Татар милли мәдәниятенең байлыгын, әдәби телебезнең матурлыгын башкаларга җиткерергэ, балаларга өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә дә шәһәр хакимияте, җирле үзидарә органнары өчен Мәскәүнең үзендә генэ татарларның күплеген исбат итүче документ сорала. Халык санын исәпкә алу чарасы бу юнәлештә эш башларга ярдәм итәчәк дип ышанам”, — диде Р. Сяпуков.

Милләтчелек мәсьәләсе дә күтәрелде очрашуда. 

“Татар кешесе чыгышы белән татар милләтеннән булуыннан горурланырга, үз халкын һәм телен күңеле белэн яратырга тиеш. Тик моның өчен милләтчелек хисен яшьтән үк тәрбияләргә кирэк. Ә бездә, кызганычка каршы татар булулары белән горурланучылар саны аз булмаса да, күп түгел. Бик еш җәмгыятьтә мөселманнар сүзе “кара төскә” буяла. Бу әлбәттә, белем җитмәгәнлектән, дөрес информация булмаганлыктан килә”, — дип билгеләп үтте Мәскәүнең татарлар оешмасының җитәкчесе Гаяр Искәндәров.

Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, депутат һәм “Гиппократ” клубының җитәкчесе Дания Кәримова ике бик мөһим федераль законның үзенчәлекләрен билгеләп үтте. Аларның берсе “Ерак төньяк халыкларының кагылсызлыгы һәм саклануы”, икенчесе “Россия Федерациясе халыкларының телләре” турындагы законнар. “Татар милләтенә чын хөрмәт уяту өчен бездә югары белемле, әдәпле, профессиональ белгечләр тәрбияләнергә тиеш. Һәм әлбәттә татар мәдәниятен, телен үстерер, яшәтер өчен һәммәбезгә дә тырышырга кирәк”, — диде ул.

Интернет блогеры Наиль Гильманов мишәрләрнең татар этносыннан аерып чыгару процессын кире какты, бу фикернең дөрес булмаганлыгын раслады. 

“Татарлар һәм мишәрләр — бербөтен халык – татар халкы! Иң мөһиме монда – безнең милләтебез, төрле сөйләмнәр һәм диалектлар безне берничек тә аермый, киресенчә халкыбызның милли байлыгын гына күрсәтә. Ә хәзергә безнең барчабыз өчен төп мәсьәлә – татар әдәби телен саклап калу”- диде ул.

Баку якларында туып үскән, башкорт татарлары белән һәрдаим аралашып яшәгән, мөселман динен һәм саф татар телен саклап кала алган искиткеч талантлы кеше, бүгенге көндә Мәскәүдә җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Нурия Мансурова да бар иде очрашуда. 

“Без кайларда гына булмасак та, туган ягыбызны, ана телебезне белергә, халкыбыз һәм милләтебез белән горурланырга тиеш”, — диде Нурия ханым.

Чынлыкта исә горурланырга сәбәпләр бар. Мәсәлән, Мәскәүдәге татарлар оешмасының штабы быел 24 еллыгын тутырды, икенче елга штабның туу хөрмэтенэ 25 яшьлек юбилей булачак!!! Татар штабының координаторы Гөльнара Яруллина, бүгенге көндә штаб составында төрле юнәлештә уңышлы эшләп килүче клублар булуын әйтеп үтте. Алар арасында табиблар, эшмәкәрләр, яшьләр өчен дә клублар бар. Татар милли гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, телен саклап калу өчен күп төрле чаралар оештырыла. Яшьләр арасында еш уздырыла торган очрашулар һәм танышулар ярдәмендә соңгы өч елда гына 15-20 ләп яңа татар гаиләсе барлыкка килде. Бу бит штабның үз максатын 100%-ка үтәвен һәм шәп оештырылган күмәк тырышлык нәтиҗәсен күрсәтә. Афәрин, Мәскәү татарлары штабындагы кешеләрнең шундый тырыш, актив һәм милли җанлы булуына! Әлбәттә бу уңышлы нәтиҗәләрне тагын да арттыру өчен безгә яңа проектлар уйлап табарга, Россиянең башка шәһәрләрендә булган татарларны берләштерү юнәлешендә эшләргә кирәк.

Миңа да язмыш татар мәскәүләре штабы белән танышу мөмкинлеге бирде, мин моңа бик шат һәм рәхмәтлемен! Ахырда шундый сүзлэр эйтэсем килэ.

Әгәр дә син татар милләте кешесе булуың белэн горурланасын икән, әби-бабаларың сөйләшкән матур телдә аңлашырга омтыласын икән, татар халкынын киләчәгенә битараф тугелсең икән, ул вакытта халык исәбендә үзеңне ТАТАР диеп язырга онытма!

                                     Лилия Галимова

 

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: