Мәскәүдә беренче татарча квиз!
23 нче декабрь, 17:00
«Урман күле» форумы оргкомитеты сезне бәйрәмчә, татарча уенга чакыра!
«Ябалак» — татарча квиз яки кафе-олимпиада. Әлегә ул Казанда гына уздырыла. Ә 23 нче декабрьдә — клубның Мәскәүдә беренче уены!
Дусларың яки яңа танышларың белән командаларга җыелып, татар милләтенә, мәдәниятенә һәм тарихына бәйле сорауларга бергәләп җавап эзлисең, таныш түгел кешеләр белән дә дусларча аралашасың, хәләл фуршеттан соң татарча яңача дискотекада биергә телисең икән, тизрәк язылыгыз! Урыннар әз!