ЯШЬЛӘР КИЧӘСЕНДӘ КӨРӘШЧЕ ТАТАР БАТЫРЫ

 

    Татарлар Штабында гүзәл традициягә әйләнеп өлгергән Яшьләр кичәсе татар студентлары өчен нәрсә аңлата дисәгез, һәрберсеннән охшаш бер фикер ишетеп булыр иде, дип уйлыйм. Ул да булса, Штабның өйдәгечә җылы, туганнарча ягымлы мохите һәм якын дуслар арасында гына була торган ниндидер нык һәм серле бәйләнеш.

     Нәрсәдән килеп чыга соң бу бәйләнеш? Иң беренче чиратта, татарлар Штабының үз алдына куйган максатыннан, идеологиясеннән. Штабка нигез салучылардан башлап бүгенге көнгә кадәр оешманың төп эшчәнлеге — Мәскәүдә яшәүче татар һәм башкорт халыкларын берләштерү һәм зур шәһәр шартларында милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклап калу булды.  Бу максат оешма вәкилләренең актив эшчәнлеге, тырышлыгы ярдәмендә бик уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Аеруча зур игътибар яшьләрьдә милли мираска һәм татар теленә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.   

        Һәр якшәмбе көнне уздырыла торган Яшьләр кичәсе югарыда әйтелгән сүзләрне раслап тора. Узган бер шундый кичәдә Мәскәү шәһәренең төрле уку йортларыннан килгән студентлар җыелды. Беренче мәртәбә килүчеләр дә шактый күп иде. Тик бу Яшьләр кичәсе башкалардан шактый аерылып торды. Штабның координаторы Гөльнара Яруллина белән беррәттән мәҗлеснең тагын бер алып баручысы билгеләнде. Ул кадерле кунак искиткеч актив, янып торган күзле, матур кыз – Түбән Каманың “Татар яшьләре” оешмасы җитәкчесе Диана Ахунова иде. Үзенең дәртле энергетикасы, матур татар сөйләме, кызыклы шаяртулары белән ул барлык килгән яшьләрне рухландырып, күңелләрен күтәреп торды.

      Шулай ук мәҗлескә килгән яшьләр Түбән Новгород килеп чыгу тарихын ачыклаучы кызыклы видеофильм карадылар. Бу 15 минутлык фильмның авторы Мәскәүнең татар студенты Руслан Камаев иде. Фильмны ул төрле эзләнүләргә, тарихи мәгълүматларга нигезләнеп әзерләгән.

      Гомумән алганда, татарлар Штабына килүче яшьләрнең һәммәсе дә ниндидер аерым иҗади сәләткә ия, һәрберсе тырышып уңышка ирешергә омтыла. Чираттагы һәр очрашуда моны ачык күрергә була.

       Ләкин бу Яшьләр кичәсенең төп йолдызы, Штабка кунак итеп чакырылган талантлы яшь егет – көрәш спорты буенча Россия Чемпионатының  дүрт катлы җиңүчесе, Дөньякүләм Чемпионатының өч катлы җиңүчесе, спорт мастеры, татар батыры Эмиль Низаметдинов иде. Үзе егерме өч яшендә генә булса да, аның ирешкән казанышлары, яулаган дәверләре чыннан да искиткеч!

     Килгән студентларга Эмиль үзенең көрәш спортына килү тарихын сөйләде, үз алдына нинди максатлар һәм омтылышлар куеп яшәве турында да бүлеште. Яшьләрдә мондый сәләтле, тырыш һәм сынауларны җиңел үтеп, алга таба атлаучы яшь батыр соклану хисе калдырды. Күбесе хәтта аның кебек көрәш белән шөгыльләнергә теләвен белдерде. Әлбәттә, бу теләкнең нәтиҗәсе бары тик аларның тырышлыгыннан гына тора! Сез дә моның белән килешәсездер, дуслар? Үз җавапларыгыз, фикерләрегез белән комментарийда бүлешә аласыз.

Пресс-центр: Лилия Галимова

0

ЯШЬЛӘР КИЧӘСЕНДӘ КӨРӘШЧЕ ТАТАР БАТЫРЫ

    Татарлар Штабында гүзәл традициягә әйләнеп өлгергән Яшьләр кичәсе татар студентлары өчен нәрсә аңлата дисәгез, һәрберсеннән охшаш бер фикер ишетеп булыр иде, дип уйлыйм. Ул да булса, Штабның өйдәгечә җылы, туганнарча ягымлы мохите һәм якын дуслар арасында гына була торган ниндидер нык һәм серле бәйләнеш.

     Нәрсәдән килеп чыга соң бу бәйләнеш? Иң беренче чиратта, татарлар Штабының үз алдына куйган максатыннан, идеологиясеннән. Штабка нигез салучылардан башлап бүгенге көнгә кадәр оешманың төп эшчәнлеге — Мәскәүдә яшәүче татар һәм башкорт халыкларын берләштерү һәм зур шәһәр шартларында милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклап калу булды.  Бу максат оешма вәкилләренең актив эшчәнлеге, тырышлыгы ярдәмендә бик уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Аеруча зур игътибар яшьләрьдә милли мираска һәм татар теленә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.   

        Һәр якшәмбе көнне уздырыла торган Яшьләр кичәсе югарыда әйтелгән сүзләрне раслап тора. Узган бер шундый кичәдә Мәскәү шәһәренең төрле уку йортларыннан килгән студентлар җыелды. Беренче мәртәбә килүчеләр дә шактый күп иде. Тик бу Яшьләр кичәсе башкалардан шактый аерылып торды. Штабның координаторы Гөльнара Яруллина белән беррәттән мәҗлеснең тагын бер алып баручысы билгеләнде. Ул кадерле кунак искиткеч актив, янып торган күзле, матур кыз – Түбән Каманың “Татар яшьләре” оешмасы җитәкчесе Диана Ахунова иде. Үзенең дәртле энергетикасы, матур татар сөйләме, кызыклы шаяртулары белән ул барлык килгән яшьләрне рухландырып, күңелләрен күтәреп торды.

      Шулай ук мәҗлескә килгән яшьләр Түбән Кама шәһәренең килеп чыгу тарихын ачыклаучы кызыклы видеофильм карадылар. Бу 15 минутлык фильмның авторы Мәскәүнең татар студенты Руслан Камаев иде. Фильмны ул төрле эзләнүләргә, тарихи мәгълүматларга нигезләнеп әзерләгән.

      Гомумән алганда, татарлар Штабына килүче яшьләрнең һәммәсе дә ниндидер аерым иҗади сәләткә ия, һәрберсе тырышып уңышка ирешергә омтыла. Чираттагы һәр очрашуда моны ачык күрергә була.

       Ләкин бу Яшьләр кичәсенең төп йолдызы, Штабка кунак итеп чакырылган талантлы яшь егет – көрәш спорты буенча Россия Чемпионатының  дүрт катлы җиңүчесе, Дөньякүләм Чемпионатының өч катлы җиңүчесе, спорт мастеры, татар батыры Эмиль Низаметдинов иде. Үзе егерме өч яшендә генә булса да, аның ирешкән казанышлары, яулаган дәверләре чыннан да искиткеч!

     Килгән студентларга Эмиль үзенең көрәш спортына килү тарихын сөйләде, үз алдына нинди максатлар һәм омтылышлар куеп яшәве турында да бүлеште. Яшьләрдә мондый сәләтле, тырыш һәм сынауларны җиңел үтеп, алга таба атлаучы яшь батыр соклану хисе калдырды. Күбесе хәтта аның кебек көрәш белән шөгыльләнергә теләвен белдерде. Әлбәттә, бу теләкнең нәтиҗәсе бары тик аларның тырышлыгыннан гына тора! Сез дә моның белән килешәсездер, дуслар? Үз җавапларыгыз, фикерләрегез белән комментарийда бүлешә аласыз.

Пресс-центр: Лилия Галимова

0

МӘСКӘҮ ТАТАРЛАРЫНЫҢ АУЛАК ӨЙ УЗДЫРУ СЕРЛӘРЕ

Мәскәүдә кызыклы итеп татарча Аулак өй кичләрен уздыра белү серләре һәркемгә дә билгеле түгел шул. Тик бу сергә Мәскәү татарлары Штабы инде күптән төшенгән, шуңа да бик еш үз йортында шаулатып-гөрләтеп күңелле Аулак өй кичләрен уздыра.

       Бүгенге көндә татарлар Штабында яңа килүче кешеләр саны көннән-көн күбәя. Бигрәк тә алар арасында яшьләрнең саны арта баруы шатландыра.

       Мәскәү шәһәрендә татарларның бихисап күп булуы кайчакта шаккатыра)) Өч ел элек Мәскәүгә күчеп килгәч, мин бу күренешне күз алдына да китерә алмас идем. Илнең башкаласында татарлар тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләп киләләр һәм үз һөнәрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Алар эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәләр, медицина һәм белем бирү юнәлеше буенча да эшлиләр, музыка, сәнгать, театр, фән өлкәләрендә тырышалар. Безнең татар кешеләренең сәләтләре һәм осталыклары күп төрле. Барлык эш тә кулларыннан килә, һәммәсен дә булдыралар, чөнки татар халкы – бик тырыш, үз алдына максат куеп алга таба атлаучы һәм бернинди дә авырлыкларга бирешмәүче халык!

       Мәскәүдәге татарларның туган яклары ил буенча зур география картасын тәшкил итә. Биредә Татарстанның башкаласы Казаннан һәм республиканың күпләгән шәһәрләреннән генә түгел, ә илнең башка төбәкләреннән килгән татарлар да бар. Алар чыгышлары белән Пенза, Пермь, Түбән Новгород, Ижевск, Астрахань, Ульяновск, Уфа һәм күп кенә башка шәһәрләрдән килгән татарлар.

      Татарлар штабының кунакчыл йортында күптән түгел матур күренешкә кергән гадәт буенча күңелле Аулак өй киче узды. Иң кызыгы — килгән кунаклар арасында хәтта Кытай татары да бар иде. Тумышы белән Кытайның үзеннән булган бу егет Мәскәүгә эш буенча күченеп кайткан һәм хәзер машина сәнәгатендә тырышлык куеп эшли. Татарлар Штабына беренче мәртәбә килүе булса да, аның ачык йөзеннән һәм шат елмаюыннан Аулак өй мәҗлесе күңеленә хуш килүе бик яхшы күренде)) Хәтта тагын килергә теләвен белдерде))

       Аулак өй кичәсенә килгән яңа кунаклар берничә сәгатькә Штабның җылы мохитенә күмелеп туган якларына кайтып килгән кебек булдылар. Монда алар татар һәм башкорт активистлары белән таныштылар, үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алдылар, туган телендә аралаштылар, тәмле милли ризыклар белән сыйландылар, уеннар уйнадылар һәм әлбәттә, Штабның матур гадәте буенча татар җырларын җырладылар. 

       Бу юлы Штабның күптәнге активисты, җыр остасы Артур Нигматуллин танылган татар көйләрен башкарды. Килгән кунаклар бик теләп ул уйнаган популяр җырларга кушылдылар. Һәркем өчен аеруча якыннары С. Фәтхетдиновның “Мин яратам сине Татарстан”, “Язмыш” җырлары булды. Баян аккомпонементына матур бию көйләрен ишетүгә Штабка беренче мәртәбә килгәннәр дә оялуларын онытын, рәхәтләнеп биеделәр  һәм гомумән, кичәдән барысы да бик канәгать калдылар. Алар Штабның башка мәҗлесләренә дә килергә теләкләрен белдерделәр)). Менә шулай бер килүдә, бер күрүдә үк үзенә гашыйкъ итә ул татарлар Штабы! Сез дә килегез, күрегез!

 

Пресс-центр: Лилия Галимова

0

Рустэм Ямалеев создал национальный конгресс татар

Московский общественник Рустэм Ямалеев зарегистрировал в минюсте межрегиональную общественную организацию содействия развитию татарской нации и тюркских народов «Национальный конгресс татар». Об этом «БИЗНЕС Online» рассказал сам Ямалеев, который является президентом новой организации.

Руководящим органом национального конгресса татар будет координационный совет. В конгресс вошло три общественные организации, 15 автономий и частные лица.

«Мы не хотим заменять деятельность ВКТ, мы не хотим заменять деятельность полпредств Татарстана и Башкортостане. Будем работать в тех направлениях, где полпредства не работают. Это совершенно другой уровень общения, требовательности. Мы будем работать с ассамблеей народов, представительствами регионов, городов. Особенно большая перспектива в работе с представительствами среднеазиатских республик в Москве и области», — рассказал Ямалеев.

По его словам, у организации есть «джентльменская договоренность» с председателем нацсовета РТ Василем Шайхразиевым о том, что никакие отделения ВКТ привлекать к себе не будут, но зато конгресс войдет в состав ВКТ.

Напомним, в середине января Мосгорсуд постановил ликвидировать «Штаб татар Москвы», которым Ямалеев руководил много лет. Организацию, по его словам, будут переформатировать.

Еще в 2019 году всемирный конгресс татар приостановил членство «Штаба татар». Все эти годы ходили разговоры о возвращении организации в ВКТ, но до дела так и не дошло.

https://m.business-gazeta.ru/news/538556

 

0

Рөстәм Ямалиев Татар милли конгрессы оешмасын теркәгән

«Татар-башкорт дөньясы өчен Мәскәүдә мондый оешма булдыру – үзе бер вакыйга. Бу — форпост, бу Татарстан белән Башкортстан мәнфәгатьләре өчен мәйдан. Бу бөтенләй бүтән дәрәҗә», дип саный Ямалиев.

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге активисты Рөстәм Ямалиев Русия юстиция министрлыгы аша яңа иҗтимагый оешма — Татар милли конгрессын теркәгән. Бу хакта ул Азатлыкка хәбәр итте.

«Без инде аны бер ел буе диярлек теркәмәкче булабыз – рәсми теркәү эшен былтыр яздан башлаган идек. Ниһаять, кәгазьләрне кулга бирделәр. Бу оешманың вәкаләтләре чикләнмәгән. Шәйхразиев (Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев -ред.) һәм Шакиров (Дөнья татарлары конгрессы рәисе Данис Шакиров) белән килешү нигезендә, без милли конгресска бернинди мохтарият яки конгрессның башка оешмаларын тартырга тырышмаячакбыз. Юкса, низамнамәдә табышлы эшчәнлек тә каралган – безнең низамнамә күпкә заманчарак, күпкә киңрәк. Гомумән, татар-башкорт дөньясы өчен Мәскәүдә мондый оешма булдыру – үзе бер вакыйга. Бу — форпост, бу Татарстан белән Башкортстан мәнфәгатьләре өчен мәйдан. Бу бөтенләй бүтән дәрәҗә», дип белдерде Ямалиев.

Ямалиев үзе җитәкләгән «Штаб»ның хәзерге язмышы турында да искә алды: «Хәзерге вакытта безнең мәхкәмә процессы бара. Беренче инстанциядә без җиңелдек. Эш әле тагын бер елга сузылачак. Безгә карата төп дәгъва – Мәскәү Штабы дип теркәлгән оешманың бөтен Русия җирлегендә эшчәнлек алып баруы. Мәхкәмәгә бирелгән штабта 3500 активист, аларны бит урамга таратып булмый, шуңа күрә ул штаб форматын үзгәртеп, ел дәвамында башка оешмага әйләнәчәк. «Штаб » ул – хәрәкәт, аңа берничә штаб керә – Татар яшьләре штабы, Мәскәү өлкәсе штабы. Шушы көннәрдә без YouTube-та яңа канал булдырдык, әлеге канал ДЛ-16 дип атала. Әлеге исемдәге иҗтимагый оешма да юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән. Бу штабларның барысы белән Милли конгресс идарә итәчәк.»

Мәскәү татарлары штабы утырышы, сулда: җитәкчесе Рөстәм Ямалиев

БУ ТЕМАГА:

Мәскәү штабы мәхкәмәгә тартылды. Тагын бер татар оешмасы юк ителә

Элегрәк Ямалеев Мәскәү татар конгрессы төзергә җыенуы турында белдергән иде. «Ник алдан әйтелгәнчә Мәскәү татар конгрессы дип түгел, ә милли конгресс дип аталуга килгәндә, соңгысының вәкаләтләре һәм эшчәнлеге киңрәк булачак – башка милли оешмалар, илчелекләр һәм вәкиллекләр белән эшләү җиңелләшәчәк. Биредә идарә итүче орган – координация шурасы, әлеге шурага, мисал өчен, президент белән турыдан туры аралашучы берничә кеше керде», дип аңлатты Милли конгресс башлыгы.

«Мәскәү татарлары штабы» Дөнья татар конгрессыннан чыгарылуы билгеле булгач, штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдергән иде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевбелән очрашудан соң Ямалиев яңа оешма төзү кичектерелүен хәбәр итте.

Былтыр 25 мартта «Мәскәү татарлары штабы» җыелышында Ямалиев Мәскәү татар конгрессы оештыру турында игълан итте. Яңа оешма Дөнья татар конгрессының төбәктәге бүлеге булмаячак, шулай да аның составына керергә әзер икәнлеге искәртелде.

12 гыйнвар Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, «Мәскәү татарлары штабы» иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды. Әлеге карар шикаять ителде.

0

Мәскәү – Идел Болгар: юллар һәм тормышлар чатында очрашу

2022 ел Ислам дөньясы өчен бик мөһим һәм үзенчәлекле ел! Безнең гасырга кадәр 922 елда Идел болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткәннәр. 2022 елда исә Ислам динен кабул иткәнгә бер мең дә йөз ел (1100) исәпләнә. Бу вакыйга дөньякүләм шартларда тантаналы рәвештә бәйрәм ителәчәк һәм моны тормышка ашыру өчен Ислам дине дөньясы үз алдына зур планнар куйган.

Ел башында ук Мәскәүнең татарлар Штабында аксакаллар, җәмәгать оешмалары рәисләре, автономияләр башлыклары һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре белән берлектә Ислам диненең 1100 еллыгын үткәрүгә башлангыч игълан ителде. Шуңа күрә ел дәвамында буласы барлык чаралар һәм бәйрәмнәр җентекләп планлаштырылды.

Бу планнарга түбәндәгеләр керә:

Яшьләр өчен тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне җиткерүче лекцияләр уздыру. Алар аша Ислам диненең татар шәхесе формалашуындагы ролен күрсәтүче мәгълүматлар, фикерләр белән бүлешү. Чөнки аңлавыбызча, татар теленең бүгенге көнгә кадәр сакланып калуында иң алдынгы рольне Ислам дине алып тора.

Штабның 2022 елгы планнары арасында бик мөһим урынны дин әһелләре белән очрашулар алып тора. Әлеге мәҗлесләр муллалар башкаруындагы намазларны, вәгазьләрне тыңлауга юнәлтелгән.

Мәскәү татарлары оешмасының быелга куелган максатларыннан тагын берсе һәм аеруча үзенчәлеклесе – 10 төрле тарихи фильм төшерү һәм аларны интернет челтәре аша Ютуб каналында чыгару. Бу роликларның барысы да Ислам диненең килеп чыгу тарихына багышланачак һәм аның Идел болгарлары тарафыннан кабул ителүе, яшәеше, нинди үзгәрешләр һәм сынаулар кичерүе хакында булачак. Моның өчен архив язмалары һәм тарихи вакыйгаларны раслаучы мәгълүматлар кулланылачак.

Күргәнебезчә, 2022 нче ел барлык мөселманнар өчен мөһим ел булачак. Һәм бу олуг вакыйгага этәргеч булып 29 гыйнварьда Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәре Үзәк мәдәният йортында күренекле шәхесләр һәм дин әһелләре белән зур очрашу узды. Ул Идел Болгар халыкларының мөселман динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган очрашу иде. Аның исеме дә күңел эченэ үтеп керерлек итеп сайланган, чөнки тарих битләрен бүгенге көн тормышы белән бәйли: “Мәскәү – Идел Болгар: юллар һәм тормышлар чатында”.

Әлеге очрашуга Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев һәм оешманың башка вәкилләре кунак итеп чакырылды.

Мәдәният йортының фойесында Идел Болгар халкының яшәешенә, тормыш рәвешенә һәм башка тарихи истәлекләргә ачыклык кертүче кызыклы күргәзмә оештырылды. Биредә халыкның тормыш-көнкүреш әйберләрен һәм картиналарны күрергә мөмкин иде. Күргәзмәне оештыручы һәм аны ачып җибәрүче кеше – Мәскәү өлкәсенең Мөфтие Рушан хәзрәт Аббасов. Аның чыгышында төп фикер — Россиянең барлык мөселманнары өчен Ислам диненең бербөтен кыйммәтен һәм аның берләштерүче көчкә ия булуын җиткерү иде.

Щелково шәһәренең “ИМАН” исемле мөселманнар бердәмлеге вәкилләре биредә утырыш уздырып, бердәмлекнең Уставын кабул итте. Бу оешманың баш рәисе Рушан Махмутов барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Ислам диненең юбилей елында Мәскәү өлкәсе яшәүчеләре өчен нинди планнар әзерләнгәнлеге турында бүлеште. Очрашуның рәсми өлешеннән соң “ИМАН” бердәмлегенең иң актив вәкилләренә бүләкләр тапшырылды. Мәскәү татарлары Штабы да бердәмлекне 2022 елның махсус календарьлары белән тәбрикләде.

Кичәнең рәсми өлешеннән соң, килгән кунаклар татар милли ризыклары һәм тәмле чәйләр белән сыйландылар. Бу очрашуның матур азагы итеп тамашачылар хөрмәтенә бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Биредә үз җырларын  РСФСРных халык артисты Ренат Ибрагимов, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина һәм танылган җырчы Марат Эксанов башкардылар.

Шулай итеп, Ислам диненең бер мең бер йөз еллык юбилей елына олы максатлар куелды, зур планнар корылды. Планга кертелгән вакыйгалар Мәскәү шәһәре, шул исәптән Мәскәү өлкәсе автономиясе кысаларында узачак һәм бу очрашуларда татарлар Штабы актив рольне башкарачак! Ә без аларга зур уңышлар теләп калабыз!!!

Пресс-центр: Лилия Галимова

0

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРДӘМЛЕК САГЫНДА

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРДӘМЛЕК САГЫНДА

Быел егерме биш еллыгын тутыручы татарлар Штабы үзенең эшчәнлеген алдан ук планлаштырып, 2022 елга зур өметләр баглап нык адымнар белән атлый башлады. Һәр ял көнне уздырыла торган һәм инде матур гадәткә кереп өлгергән “Яшьләр якшәмбесе” дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә.

Штабның җылы мохитендә узган кичә үткән атнада музыкаль һәм театраль уку йортларыннан күпләгән яңа студентларның очрашу һәм танышу урынына әверелде.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев яңа килгән яшьләр өчен оешма эшчәнлегенең төп максатын, иң мөһим фикерен аңлатып күрсәтте. “Татарны милләт буларак саклау өчен, туган телне һәм  үз татарыңны яратуга, аның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, гомумән, татарлыкны билгеләүгә кагылышлы төрле чаралар уздыру безнең өчен төп максат булып тора. Тормыш һәм эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә — татарны татар буларак саклап калу, яшәтү өчен, хәзерге җәмгыятьтә үгет-нәсыйхәт, русча әйтсәк, критика белән генә ерак китеп булмый, моның өчен уңай  “пространство” яисә мохит  тудырырга  кирәк. Нәкъ менә шундый мохитне безнең оешма милли мәдәниятнең үзенчәлекләре, иҗаты, җырлары, гореф-гадәтләре, теле аша тудыра һәм саклап килә”, — дип аңлатты Р.Ямалеев.

Яшьләр кичәсенә килгән студентлар 2022 елда штаб эшчәнлеген тагын да яхшырту юнәлешендә үз тәкъдимнәрен, фикерләрен әйттеләр. Алга таба мондый очрашуларны аерым дискуссия формасында үткәрергә планлаштырыла.

Кичә гадәттәгечә танышу һәм аралашу белән генә чикләнмәде, аның беренче өлеше баян аккомпонементына, икенчесе гитара яңгыравында матур татар җырлары белән тулыланды.

Әмма бу мәҗлес башка “Яшьләр якшәмбе”ләреннән аермалы буларак, тагын бер үзенчәлекле ягы белән истә калды. Очрашуга килгән барлык яшьләр дә бик кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы сораштыруда катнаштылар. Соңрак аларның җавапларыннан торган фильм төшерәләчәк. Ул нинди сораштыру дисәгез, монда мәхәббәт, гаилә, шәхси тормыш мөнәсәбәтләре турында сүз бара. Бүгенге көн яшьләренә гаилә кору мәсьәләсенә карата нинди фикердә булулары, мәхәббәт хисенең үзенчәлекләре, аны ничек итеп озак елларга саклап калырга мөмкинлеге хакында, хәзерге заманда чын ир-ат һәм чын хатын-кыз нинди булырга тиешлеге турында сораулар бирелде. Аларның җавапларын фильм әзер булгач ук, татарлар штабының Ютуб каналыннан ишетә аласыз))

Кичә барышында яшьләр күмәкләшеп заманча татар җырларын башкардылар, кызыклы өстәл уеннарын уйнадылар, бер-берсе белән танышып үзара аралаштылар һәм татар телендә сөйләшү практикасын ныгыттылар.

Мондый очрашулар әлбәттә яшьләрьне бер-берсе белән якынлаштыра, бердәмлек сагында булырга чакыра. Чөнки үз гаиләләреннән чыгып киткәч, бары тик махсус тудырылган тирәлек шартларында гына татар йолаларын, гореф-гадәтлэрен, телен саклап калырга мөмкин. Мәскәүдәге татарлар Штабы оешмасы бу тирәлек шартларын югары дәрәҗәдә тудыручы зур шәһәрнең бердәнбер милли оешмасы булып тора! Шуңа күрә бергә булыйк дуслар, бердәм булыйк!

Пресс-центр: Лилия Галимова      

 

0

Василь Шайхразиев встретился с татарским активом ЦФО

Председатель Милли Шура Всемирного конгресса татар (ВКТ) Василь Шайхразиев провёл рабочую встречу с руководителями татарских автономий и общественныхорганизаций Центрального федерального округа, которая состоялась в подмосковном Орехово-Зуево, куда съехались татарские лидеры из Рязани, Иваново, Твери,Калуги, Владимира, Костромы, Ярославля и, конечно, из Москвы и Московской области. Большую подготовительную работу по организации этого мероприятия провели председатель национально-культурной автономии татар Московской области Фарит Мухтасаров и, как принимающая сторона, руководитель татарской автономии г. Орехово-Зуево Ильдар Измайлов. Во встрече участвовали представители региональной и городской власти, а также мусульманское духовенство в лице председателя ДУМ Московской области Рушана Аббясова.

Подобные встречи Василь Шайхразиев проводит на регулярной основе и придает им особое значение, ведь именно от эффективности деятельности татарских автономий и НКО зависит будущее татарского языка, татарской культуры, татарского образования и, в целом, судьба татарской нации. Неслучайно президент Татарстана Рустам Минниханов сказал в одном из своих выступлений, что сохранение татарского языка зависит от активности инициативных людей от энтузиастов на местах.

Говоря о своей работе, председатель ВКТ сделал акцент на том, что подобным встречам с татарским активом разных регионов страны он посвятил в ушедшем году целых девяносто дней. Региональные поездки, по его мнению, помогают поднять авторитет татарских общественных лидеров в глазах региональных властей, способствуют решению на местах насущных вопросов национально-культурного развития, а в отдельных случаях открывают для автономий и НКО возможность получения финансирования на свою деятельность. Региональная политика ВКТ направлена на установление тесной взаимосвязи всех татар с самим Татарстаном, а также способствует важному процессу объединения усилий неравнодушных людей во имя сплочения нации.Также Василь Шайхразиев подчеркнул, что ВКТ всецело поддерживает и проводит политику Президента РФ Владимира Путина в том числе в деле укреплениямежнационального мира и согласия во имя единства Великой России, а также имеет полное взаимопонимание и поддержку со стороны руководства Республики Татарстан, где проживает порядка 190 народов, которые чувствуют себя одной большой и дружной семьей.

Отдельно Василь Шайхразиев остановился на ближайшихпланах и, в первую очередь, на предстоящем государственном праздновании 1100-летия принятия Ислама Волжской Булгарией, а также 30-летнего юбилея ВКТ. Нужно отдать должное руководству ВКТ в умелом подборе кадров, в грамотном построении работы, прежде всего, с татарской молодежью и татарскими женщинами, которая проводится в рамках региональной общественной организации «Ак калфак».

Встреча Василя Шайхразиева транслировалась в реальном времени в сети Интернет, где одновременно была организована обратная видеосвязь с основными сотрудниками ВКТ, находившимися в это время в Казани, которые также дали свои пояснения по целому ряду вопросов, возникавших у собравшихся к председателю ВКТ.

Штаб татар Московской области представлял на встрече его лидер Рустэм Ямалеев, который озвучил некоторые предложения по сотрудничеству с ВКТ, напомнил о необходимости отмечать наградами заслуги татарских активистов на местах по сохранению языка и возрождению культуры, коротко ознакомил собравшихся с деятельностью в интернет-пространстве и подробно остановился на позитивном многолетнем опыте сотрудничества подмосковного Штаба татар с московской областной татарской национально-культурной автономией и личной дружбе с её председателем Фаритом Мухтасаровым. Неожиданным и в некотором смысле провокационным прозвучал вопрос Р. Ямалеева о том, как В. Шайхразиеву удалось примирить непримиримых Элвина Грэя и Фирдуса Тямаева и тот рассказал каких усилий ему это стоило, ведь оба исполнителя уже начинали судиться друг с другом.

Все присутствовавшие на встрече получили подарки от Штаба татар Московской области в виде уникального экземпляра изданной в прошлом году книги и календаря на 2022 год. Каждый региональный руководитель татарской организации имел возможность выступить по актуальным темам и задать свои насущные вопросы о наболевшем. Например, Римма Гумерова поинтересовалась у В. Шайхразиева о его возможном переизбрании на пост председателя Милли Шура ВКТ в сентябре этого года. На что Василь Гаязович ответил, что сегодня он полон сил, что для соответствия этой высокой и ответственной должности недостаточно профессионализма, энергии и даже опыта, по его словам,нужно иметь еще и большое желание беззаветно служить своему народу и своей родине. Решение о своем выдвижении на новый срок он пример в случае одобрения его деятельности на этом посту руководством Республики Татарстан и если его кандидатуру поддержат и выдвинут активисты ВКТ на местах.

«Жизнь покажет», — заключил В. Шайхразиев и предложил сосредоточится на совместной работе, ведь впереди еще предстоит организация федерального, сельского и региональных Сабантуев, большой встречи в Казани предпринимателей в середине августа и самого съезда ВКТ 2 сентября, где будет избран на новый срок Милли Шура и его председатель.

Было видно, что, как действующий председатель ВКТ, Василь Гаязович пользуется заслуженным уважением и большой поддержкой у татарских организаций ЦФО. В завершении встречи он поблагодарил собравшихся за энтузиазм в работе, злободневные вопросы, вручил награды и обещал помочь с получением регионами уникальной методической литературы, обучающей татарскому языку на разных этапах взросления, начиная с детского сада. Особой благодарности были удостоены соорганизаторы мероприятия – лидеры НКА татар Московской области и г. Орехово-Зуево Фарит Мухтасаров и Ильдар Измайлов, которые находят в себе силы организовывать татарское движение в огромной области с населением порядка десяти миллионов человек.

В рамках культурной программы гости посетили Дулёвский фарфоровый завод и посмотрели концерт татарских самодеятельных и профессиональных коллективов, организованный в творческом сотрудничестве подмосковными и казанскими татарами.

Вся встреча снималась специальной съемочной группой, организованной Штабом татар Московской области, и подробный видео отчёт о ней можно посмотреть на YouTube канале этой одной из старейших национальныхтатарских организаций Центральной России.

0