МӘСКӘҮ ТАТАРЛАРЫНЫҢ АУЛАК ӨЙ УЗДЫРУ СЕРЛӘРЕ

Мәскәүдә кызыклы итеп татарча Аулак өй кичләрен уздыра белү серләре һәркемгә дә билгеле түгел шул. Тик бу сергә Мәскәү татарлары Штабы инде күптән төшенгән, шуңа да бик еш үз йортында шаулатып-гөрләтеп күңелле Аулак өй кичләрен уздыра.

       Бүгенге көндә татарлар Штабында яңа килүче кешеләр саны көннән-көн күбәя. Бигрәк тә алар арасында яшьләрнең саны арта баруы шатландыра.

       Мәскәү шәһәрендә татарларның бихисап күп булуы кайчакта шаккатыра)) Өч ел элек Мәскәүгә күчеп килгәч, мин бу күренешне күз алдына да китерә алмас идем. Илнең башкаласында татарлар тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләп киләләр һәм үз һөнәрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Алар эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәләр, медицина һәм белем бирү юнәлеше буенча да эшлиләр, музыка, сәнгать, театр, фән өлкәләрендә тырышалар. Безнең татар кешеләренең сәләтләре һәм осталыклары күп төрле. Барлык эш тә кулларыннан килә, һәммәсен дә булдыралар, чөнки татар халкы – бик тырыш, үз алдына максат куеп алга таба атлаучы һәм бернинди дә авырлыкларга бирешмәүче халык!

       Мәскәүдәге татарларның туган яклары ил буенча зур география картасын тәшкил итә. Биредә Татарстанның башкаласы Казаннан һәм республиканың күпләгән шәһәрләреннән генә түгел, ә илнең башка төбәкләреннән килгән татарлар да бар. Алар чыгышлары белән Пенза, Пермь, Түбән Новгород, Ижевск, Астрахань, Ульяновск, Уфа һәм күп кенә башка шәһәрләрдән килгән татарлар.

      Татарлар штабының кунакчыл йортында күптән түгел матур күренешкә кергән гадәт буенча күңелле Аулак өй киче узды. Иң кызыгы — килгән кунаклар арасында хәтта Кытай татары да бар иде. Тумышы белән Кытайның үзеннән булган бу егет Мәскәүгә эш буенча күченеп кайткан һәм хәзер машина сәнәгатендә тырышлык куеп эшли. Татарлар Штабына беренче мәртәбә килүе булса да, аның ачык йөзеннән һәм шат елмаюыннан Аулак өй мәҗлесе күңеленә хуш килүе бик яхшы күренде)) Хәтта тагын килергә теләвен белдерде))

       Аулак өй кичәсенә килгән яңа кунаклар берничә сәгатькә Штабның җылы мохитенә күмелеп туган якларына кайтып килгән кебек булдылар. Монда алар татар һәм башкорт активистлары белән таныштылар, үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алдылар, туган телендә аралаштылар, тәмле милли ризыклар белән сыйландылар, уеннар уйнадылар һәм әлбәттә, Штабның матур гадәте буенча татар җырларын җырладылар. 

       Бу юлы Штабның күптәнге активисты, җыр остасы Артур Нигматуллин танылган татар көйләрен башкарды. Килгән кунаклар бик теләп ул уйнаган популяр җырларга кушылдылар. Һәркем өчен аеруча якыннары С. Фәтхетдиновның “Мин яратам сине Татарстан”, “Язмыш” җырлары булды. Баян аккомпонементына матур бию көйләрен ишетүгә Штабка беренче мәртәбә килгәннәр дә оялуларын онытын, рәхәтләнеп биеделәр  һәм гомумән, кичәдән барысы да бик канәгать калдылар. Алар Штабның башка мәҗлесләренә дә килергә теләкләрен белдерделәр)). Менә шулай бер килүдә, бер күрүдә үк үзенә гашыйкъ итә ул татарлар Штабы! Сез дә килегез, күрегез!

 

Пресс-центр: Лилия Галимова

0

Автор публикации

не в сети 1 год

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: