ЯШЬЛӘР КИЧӘСЕНДӘ КӨРӘШЧЕ ТАТАР БАТЫРЫ

    Татарлар Штабында гүзәл традициягә әйләнеп өлгергән Яшьләр кичәсе татар студентлары өчен нәрсә аңлата дисәгез, һәрберсеннән охшаш бер фикер ишетеп булыр иде, дип уйлыйм. Ул да булса, Штабның өйдәгечә җылы, туганнарча ягымлы мохите һәм якын дуслар арасында гына була торган ниндидер нык һәм серле бәйләнеш.

     Нәрсәдән килеп чыга соң бу бәйләнеш? Иң беренче чиратта, татарлар Штабының үз алдына куйган максатыннан, идеологиясеннән. Штабка нигез салучылардан башлап бүгенге көнгә кадәр оешманың төп эшчәнлеге — Мәскәүдә яшәүче татар һәм башкорт халыкларын берләштерү һәм зур шәһәр шартларында милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклап калу булды.  Бу максат оешма вәкилләренең актив эшчәнлеге, тырышлыгы ярдәмендә бик уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Аеруча зур игътибар яшьләрьдә милли мираска һәм татар теленә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.   

        Һәр якшәмбе көнне уздырыла торган Яшьләр кичәсе югарыда әйтелгән сүзләрне раслап тора. Узган бер шундый кичәдә Мәскәү шәһәренең төрле уку йортларыннан килгән студентлар җыелды. Беренче мәртәбә килүчеләр дә шактый күп иде. Тик бу Яшьләр кичәсе башкалардан шактый аерылып торды. Штабның координаторы Гөльнара Яруллина белән беррәттән мәҗлеснең тагын бер алып баручысы билгеләнде. Ул кадерле кунак искиткеч актив, янып торган күзле, матур кыз – Түбән Каманың “Татар яшьләре” оешмасы җитәкчесе Диана Ахунова иде. Үзенең дәртле энергетикасы, матур татар сөйләме, кызыклы шаяртулары белән ул барлык килгән яшьләрне рухландырып, күңелләрен күтәреп торды.

      Шулай ук мәҗлескә килгән яшьләр Түбән Кама шәһәренең килеп чыгу тарихын ачыклаучы кызыклы видеофильм карадылар. Бу 15 минутлык фильмның авторы Мәскәүнең татар студенты Руслан Камаев иде. Фильмны ул төрле эзләнүләргә, тарихи мәгълүматларга нигезләнеп әзерләгән.

      Гомумән алганда, татарлар Штабына килүче яшьләрнең һәммәсе дә ниндидер аерым иҗади сәләткә ия, һәрберсе тырышып уңышка ирешергә омтыла. Чираттагы һәр очрашуда моны ачык күрергә була.

       Ләкин бу Яшьләр кичәсенең төп йолдызы, Штабка кунак итеп чакырылган талантлы яшь егет – көрәш спорты буенча Россия Чемпионатының  дүрт катлы җиңүчесе, Дөньякүләм Чемпионатының өч катлы җиңүчесе, спорт мастеры, татар батыры Эмиль Низаметдинов иде. Үзе егерме өч яшендә генә булса да, аның ирешкән казанышлары, яулаган дәверләре чыннан да искиткеч!

     Килгән студентларга Эмиль үзенең көрәш спортына килү тарихын сөйләде, үз алдына нинди максатлар һәм омтылышлар куеп яшәве турында да бүлеште. Яшьләрдә мондый сәләтле, тырыш һәм сынауларны җиңел үтеп, алга таба атлаучы яшь батыр соклану хисе калдырды. Күбесе хәтта аның кебек көрәш белән шөгыльләнергә теләвен белдерде. Әлбәттә, бу теләкнең нәтиҗәсе бары тик аларның тырышлыгыннан гына тора! Сез дә моның белән килешәсездер, дуслар? Үз җавапларыгыз, фикерләрегез белән комментарийда бүлешә аласыз.

Пресс-центр: Лилия Галимова

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: