Салават — татар җырының патшасы

 

Мәскәү татарлары Штабы җырчы Салават Фәтхетдиновны туган көне белән тәбрикли. «Татар Штабы» һәрдаим Салават концертларында катнаша һәм халкыбызга карасын дип, фильмнар әзерли. 

Берсүзсез, Салават бүген татар җырының патшасы булып кала. Гәрчә, бүген Элвин Грейга халык җыю, популярлык ягыннан тиңнәр юк. Стадион кадәр стадион җыйган татар җырчылары бик сирәк күренеш. Шулай да моң ягыннан караганда, Салават татар җырының патшасы булып кала. Чөнки Салават турында бүген татар җырчыларының әтисе дип әйтеп була. Әйе, ул әти, әткәй кебек. Салават милләт җырчысы. Ул милли мәктәп, мәдәният, татар теле, моңы турында кайгырта. Аның концертларыннан халык җыр тыңлап кына кайтмый, ә милли тәрбия дә ала. Мәсәлән, Казандагы концертында Салават татарга кирәк булган биш әйбер: мәктәп, моң, мәхәббәт, гаилә, дин турында бик җентекләп сөйләде. Шуңа күрә Салават бүген юлбашчы кебек. Әле шуның өстенә балаларын татар теленә өйрәтмәгән татар җырчыларын да тәнкыйтьләп ала. Мәсәлән, соңгы араларда Вадим Захаровка эләктерде. Моны бары тик Салават кына эшли ала. Аксакал җырчы роле Салаватка, чыннан да, килешә. Шулай итеп, Салават Мәскәү татарларына да бер елга җитәрлек милли тәрбия, үгет биреп калдырды.

Салават Фатхутдинов – кумир многих татар, в том числе  татар Москвы. Если было не так, то он не смог бы за два дня в Москве организовать четыре концерта, в которых приняли участие также представители «Штаба татар Москвы».

Активисты «Штаба татар Москвы» регулярно посещают концерты Салавата. На сегодняшний день Салават остается королем татарской песни, хотя Элвин Грей собирает целые стадионы. Дело не в этом. Салават сегодня для многих исполнителей, а также для зрителей предстал в образе мудрого отца. Он может дать совет, покритиковать. Сегодня только он может поругать молодых певцов, которые своих детей не обучают татарскому языку.

Во время летних концертов в Казани Салават всем доказал, что дорос до уровня татарского аксакала, идеолога. Например, он зрителем объяснил, что татарскому народу, чтобы сохраниться как нация, необходимо пять вещей – религия, школа, песня, любовь, семья. Кто после этого скажет, что Салават не вождь татарских певцов. Ни один татарский исполнитель не может сделать свой концерт в формате уроков на тему сохранения нации. Таким образом, назидания Салавата принесут положительный эффект московским татарам.

Штаб татар Москвы 

0