Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала

Быел Мәскәү татарлары Штабы Рамазан аенда берничә ифтар мәҗлесе уздырырга ниятли.

Мәскәү татарлары Штабын оештыручы һәм сайт администраторы Гөлнара Яруллина белдергәнчә, Мәскәү татарлары Штабы берничә ел рәттән инде шундый дини чаралар оештыра. Мәскәү татарлары Штабы оештырган быелгы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала.

29 майда Пролетарская урамындагы Мәскәү мөфтиятендә ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” темасы белән узачак. Биредә Мәскәүнең төрки җәмгыятьләре вәкилләре катнаша.

30 майда Мәскәү татарлары Штабында ( Большие Каменщики, 2) Мәскәү автономиясе һәм татар җәмгыятьләре активистлары булачак.

5 июньдә Пролетарская урамындагы Мәскәү мөфтиятендә — Мәскәүдә укучы студентлар оешмасы яшьләре — уку йортларында белем алучы татар һәм башкорт яшьләре җыелачак.

8 июньдә Мәскәү татарлары Штабында ( Большие Каменщики, 2) Мөселман бизнесы темасына “Масштаб” эшлекле клуб вәкилләре белән очрашырга мөмкин булачак.

  • Һәр елны ифтарда йөзләрчә татар кешесе, шулай ук башка милләт вәкилләре дә катнаша. Биредә вәгазьләр тыңлана, дога укыла, ифтар мәҗлесе үткәрелә. 

Источник: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/05/20/164333/

0

Автор публикации

не в сети 1 месяц

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: