Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

 

Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Наратлык авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды.
 
Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә — Әгерҗе районы Кызыл Наратлык (Красный Бор) авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә — ифтарга 50 мөселман җыелды. Ифтарны Мәскәү татарлары “Штабы” оештырды.

Бу мәчет үзе дә Мәскәү татарлары “Штаб”ы ярдәме белән төзелгән. Кызыл Бордагы ифтарга күрше-тирә авыллардан да кунаклар килгән. Кунаклар намаз укып, вәгазь тыңлап кына калмыйча, төбәктә дин үсеше турында да фикер алышты.

Ифтарны оештыручы Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев, иң беренче чиратта кунакларны Рамазан ае белән тәбрикләп, Гает бәйрәмнәрен рухи яктан чистарынып каршы алырга чакырды. Шулай ук Мәскәү кунагы авыл халкын башкалада оештырылачак зур ифтарлар, дини чаралар белән таныштырды. Төбәктә динне җәелдерү максатыннан яшьләр өчен дини курслар ачарга, “Беренче намаз” акцияләре уздырырга чакырды.

  • Кызыл Наратлык авылындагы мәчет Мәскәү татарлары “Штабы” ярдәмендә төзелде һәм 2017 елда үз эшен башлап җибәрде. 

Источник: http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/05/23/164522/

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: