«Мин бәхетле гаиләм белән»

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, «Татар гаиләсе» фонды һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән шәһәр күләм бәйге узды!

Финалга чыгып җиңү яулаган гаиләләр:

▫️«Тукай варислары» тәрбияләүче иң сәләтле гаилә номинациясендә җиңү яулаган Марсель Җәмил улы һәм Гүзәл Фәрид кызы Хаметовлар гаиләсе;

▫️«Иң зур hәм бердәм гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Рашид Равил улы һәм Халидә Хәлил кызы Галимзяновлар гаиләсе;

▫️«Минем гаиләм шәҗәрәсе» номинациясендә үз шәжәрәләреннән тыш авыл тарихын, шәрҗәрәсен өйранеп, берничә буын туганнары турында мәгьлуматларны гаилә архивларында саклаучы – Мансур Корбангали улы һәм Рузалия Әбүбәкер кызы Ганиевлар гаиләсе;

▫️«Түбән Кама шәһәренең иң нык гаиләсе» номинациясендә җиңү яулаган Ринат Фәрит улы һәм Зөлфирә Әхәт кызы Бигашевлар гаиләсе.

Туган телебезне, милли мәдәниятебезне үстерүдә бер сафта булырбыз, киләчәктә дә «Татар гаиләләре»н бергәләп барларбыз, дип ышанып калабыз!

Бөтендөнья татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче Бөтенроссия «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе, «Мин бәхетле гаиләм белән» проектының идея авторы Мирхазова Нурзия Рәшит кызы.

«Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән бәйге Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланып вә расланып, 2011 елны 2500 данә нәшер ителеп Татарстан күләмендә барлык балалар бакчасына таратылган «Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән методик әсбабына (китабына) таянып башкарыла.

0

Автор публикации

не в сети 2 дня

Рустам Штабовский

7
Комментарии: 0Публикации: 281Регистрация: 07-11-2023

Добавить комментарий

Войти с помощью: