
21 октябрь көнне Минзәләнең «Мирас» күппрофильле гимназиясендә очрашу булды. Мәскәү шәһәренең «Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы» җитәкчесе, тумышы белән Минзәлә ягыннан булган иганәче Рөстәм Фәиз улы Ямалиев гимназиянең 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары белән очрашты.
Әлеге очрашу программаның мөһим өлеше булды: кунак яңа гимназия бинасы белән танышты, укучылар белән аралашты. Сөйләшү барышында балалар үзләренең хыяллары, киләчәк планнары һәм яраткан фәннәре турында сөйләделәр. Рөстәм Ямалиев укучыларга белемнең кадерен белергә, спорт белән шөгыльләнергә, ә иң мөһиме — әби-бабалары белән аралашырга, нәсел тарихын белергә киңәш итте. Ул балаларны игелекле эшләр башкарырга, рухи яктан үсәргә чакырды.
Очрашу азагында кунак гимназиягә татар газеталары тупланмасын бүләк итте. Гимназия директоры Лилия Альберт кызы Галиевага татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи һәм матди байлыгын саклау һәм үстерү юнәлешендә күрсәткән зур ярдәме өчен рәхмәт хаты тапшырылды.
Искәртеп узыйк: «Мирас» гимназиясе Минзәләдә быел август ахырында ачылды. Ул 500 укучыга исәпләнгән заманча бинада урнашкан һәм татар гимназиясе традицияләрен дәвам итә . Рөстәм Ямалиев күп еллар дәвамында Мәскәү татарлары штабын җитәкли, татар телен, мәдәниятен саклау һәм милли кадрлар әзерләү буенча актив эш алып бара.