Россиянең киләчәген татарсыз күз алдына да китереп булмый – Ринат Мөхәммәдиев

Мәскәүдә танылган татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилее узды. Юбилярга Бөтендөнья татар конгрессының меделе тапшырылды. Татар һәм башка халыкларга “Ак хыялар турында хыял”, “Сират күпере”, “Кенәри читлек кошы” һәм бик күп башка әсәрләре белән таныш булган язучы бай тарихлы, мәгърифәтле татарның киләчәктә милләт булып яшәргә хакы бар.

Г. Тукай, М. Шолохов, А. Платонов бүләкләре лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәр иясен тәбрикләргә Мәскәү татар җәмәгатьчелеге җыелды. Мәскәү Татар милли үзәгендә узган кичәгә язучылар, галимнәр, милли хәрәкәт вәкилләре,яшьләр килде. Юбилей кичәсен танылган сәнгатькәр Илдар Шиһапов алып барды.

Дөрес, татар йорты залы шыгрым тулмаса да, юбилейга татар әдәбиятен яратучылар, татар теле өчен җан атучылар җыелды. Кичә башланып китүгә Ринат Мөхәммәдиевне академик Роберт Нигъмәтуллин тәбрикләп, “Яшәсен татар әдәбияте! Яшәсен татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев!” дип чыгыш ясады.

Язучыны Татарстан, Башкортстан вәкиллекләре вәкилләре, Россия һәм Мәскәү язучылар Берлекләре, Россия композиторлар Берлеге тәбрикләде. Ринат Сафа улына Бөтендөнья татар конгрессының меделе тапшырылганда, милләттәшләребез юбилярны алкышларга күмде. Шулай Ринат Сафа улына Мәскәү язучылар берлеге А. Суворов медален тапшырды.

1990 еллар башында Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Табиев оештырган “Эшлекле шәхесләр – 16” клубы әгъзаләренең күпчелеге Ринат Мөхәммәдиевне котларга килгән иде. Сәбәбе дә бар, чөнки Ринат Мөхәммәдиев Фикрәт Табиевның якын дусты, фикердәше булган. Клуб вәкилләреннән юбилярны академик Илдар Үтәмешев, язучы Җәмил Мостафин, полковник Рәшид Бекбулатов котлап узды.

Мәскәү татарлары Штабы лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, Ринат Мөхәммәдиев башкалада яшәүче милләттәшләрнең горурлыгы, маягы.

 “Ринат Сафа улы Мәскәү татарлары тормышында зур урын тота. Ул татар милләтенең әдәбиятен, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә. Без аннан яңа романнар көтәбез. Аның әсәрләре милләт рухын, гамен көчәйтә. Хәзер инде ул аксакал язучы. Безнең Ринат Мөхәммәдиевка иң зур теләгебез – үзе кебек киң карашлы, талантлы яшь татар язучыларын тәрбияләсен иде”-, дип белдерде Рөстәм Ямалеев.

Билгеле, кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Танылган җырчы Идрис Газиев чыгышын милләттәшләребез аеруча җылы кабул итте. Шулай ук “Илдан” бию ансамбле чыгышлары көчле алкышлар астында узды.

Ахырда Ринат Мөхәммәдиев барлык килгән кунакларга рәхмәт әйтеп, Россиянең киләчәген татарсыз күз алдына китереп булмый дигән фикер белдерде.

“Барысы да татарның үзеннән тора. Бай тарихлы, мәгърифәтле татарның тулы канлы милләт булып яшәргә хакы юкмы? Тукай әйткәнчә, әлбәттә, бар!”-, дип кичәне йомгаклады Ринат Мөхәммәдиев.

Ринат Мөхәммәдиев чыгышы

Мәскәү татарлары Штабы матбугат үзәге

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: