БЕЗ УЛ – БӨТЕН ХАЛЫК!

Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр. Чишмә башында әнә шундый асыл кешеләр торган Мәскәү «Татар штабы» 1998 елда оеша. Аңа нигезне Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, Әфганстанда илче булган Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев сала.

Табиевне без Татарстанны үстерү өчен зур өлеш керткән, локомотив кебек әле дә республикабыз икътисадын тартып барган КамАЗ, «ТүбәнКамаНефтехим», КАПО, «Казаноргсинтез»ны төзеткән, Г. Камал исемендәге академия театрының яңа бинасын, «Татарстан» кунакханәсен салдырган җитәкче буларак беләбез. Замандашлары әйтүенчә, ул республиканы үстерүдә һәр адымын җентекләп уйлаган. Хактыр. Мәскәүгә эшкә күчерелгәч тә, Татарстанга, татар дөньясына хезмәт итүдән ваз кичми, тамырларын онытмый бит. Киресенчә, татар тормышына яңа сулыш өрә – «Эшлекле кешеләр – ДЛ-16» клубы оештырып, Мәскәүдәге татарларны бер даирәгә җыя. Ә алар арасында абруйлы шәхесләр, сәнгать эшлеклеләре, табиблар, эшмәкәрләр һәм башка хөрмәткә лаек затлар була. 1998 елда клубның яшьләр канаты – «Татар штабы» барлыкка килә. Аны шул еллардан алып бүгенгә кадәр озак еллар «ТүбәнКамаНефтехим»да хезмәт куеп, Татарстанда нефть үсешен алга җибәргән шәхес, милли хәрәкәт активисты, алыштыргысыз Рөстәм Фәиз улы Ямалеев җитәкли. Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт, диләр. «Татар штабы» кебек актив эшли торган оешмалар сирәк. Алар лаеклы проектлары белән чын-чынлап горурлана ала. Тотынган һәр эшләре татар халкының киләчәген, төрки халыкларны берләштерүне күздә тотып тормышка ашырыла. Болар хакында оешманың координаторы Гөлнара Яруллина белән сөйләштек.

– Гөлнара, Мәскәү «Татар штабы» брендка әйләнде, дияргә мөмкин. Оешкан чордан бүгенге көнгә кадәр аның максатлары үзгәрдеме?

– Без нинди генә юнәлештә эшләсәк тә, татар телен саклау һәм мәдәниятен үстерү – төп максатыбыз булып кала. Безнең өчен бу – мөһим мәсьәлә. ФикрәтТабиев үз заманында эшчәнлегендә ике принципны куя: Татарстан белгечләрен Мәскәүдә урнаштыру, үстерү, аларга ярдәм итү һәм халкыбызны җыеп берләштерү. Васыятькә тиң бу принципларны дәвам итәбез. Без башкарган хезмәтне күреп, Фикрәт әфәнденең рухы шаттыр, дип ышанабыз.

– Проектларыгыз, дөрестән дә, бихисап. Араларында кайсылары аеруча популяр? – Иң зур проектларыбызның берсе – эшлекле яшьләрнең «Масштаб» клубы. Булачак һәм яшь эшмәкәрләр, зур эшкуарлар, банк хезмәткәрләре җыелып, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшә. Штаб киләчәктә аларның «Форбс» журналына керүләрен һәм милләткә инвестицияләр ясауларын тели. Якын арада Русия татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Нурулла Саттаров белән очрашырга җыеналар әле.

Мәскәү медицина вузларында укучы студентларны «Гиппократ» клубы берләштерә һәм аны күренекле профессор, Русиянең атказанган табибәсе Дания Кәримова җитәкли. Дания ханым – безнең өчен «Ак чәчәкләр»дәге Гөлшаһидә кебек ул. Клубка йөрүчеләрдә үз һөнәрләренә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияли, аларны күренекле табиблар белән очраштыра. Күптән түгел Төмәннең танылган кардиохирургы Ринат Суфьяновны кунакка чакырдылар. Легендага тиң бу милләттәшебез Төмәндә дәүләт ярдәме белән клиника ачкан һәм зур уңышлар казана. Татар аксакаллары советының эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Аны дипломат, галим, Пакыстанда илче булып торган халыкара дәрәҗәдәге кеше Йолдыз Хәлиуллин җитәкли. Аксакалларның киңәшеннән башка эшебезне күз алдына да китермибез. ТАССРга йөз ел тулуга әзерлек турында инде алар бер ел элек сөйләшә, проектлар тәкъдим итә башладылар. Әле йөздән артык аксакалны Вахтангов исемендәге театрга Василий Лановой катнашындагы «Посвящение Евы» дигән спектакльгә алып бардык. Алар бу тамашаны егерме ел элек караган булган. Егерме елдан мәдәни сәяхәтне кабатладык. Ни кызганыч, аксакалларның саны гына ул елдагыдан шактый ким… Штаб каршында татар офицерлары да җыела. Алар яшьләрдә ватанга мәхәббәт тәрбияләргә, патриотик рухны арттырырга тели. Армиядәге егетләр белән дә очрашалар, татарстанлы солдатларга ярдәм итәргә тырышалар.

– Яшьләр кайсы чараларга теләп йөри?

– Һәр юнәлешнең үз асылы һәм әһәмияте, барысы да югары дәрәҗәдә оештырыла. Мәсәлән, «Аулак өй» проектыбыз бик популяр, шактый күңелле уза. Яшьләр гармунда сиптереп, татарча җырлап, уеннар уйнап кич утыралар. Яшь нефтьче егет Илнур Гарифуллинга татарча нинди көй әйтсәң дә, шундук уйнап бирә. Ә иң сөендергәне: мондый кичәләрдә егет-кызлар танышып кына калмый, кавышып та куялар, татар гаиләләре корыла. Күптән түгел генә Мәскәү егете хатынлыкка Казан кызын алды. Андый парларга карап күңел сөенә. Ә ничек сөенмәсен?! Үзебезнең егетләр-кызлар таныша, кавыша, ислам йолаларын туры китереп никахлы татар гаиләсе кора бит! Ислам дигәннән, «Беренче намаз» проекты кысаларында яшьләрне җыеп, мәчеткә барабыз. Бер мәртәбә дә намаз укымаган егет-кызлар Аллаһ йортында гыйбадәт кыла, аның нигезен өйрәнә. Гомумиләштереп әйт кәндә, «Татар штабы» елга йөздән артык чара уздыра. Безнең белән элемтәдә тотучылар ике меңнән арта. Татарга бит кунакчыллык хас. Бу гадәтебезне дә онытмыйбыз: нинди генә кичә-очрашу оештырсак та, кунак ларны татар чәе, камыр ашлары, үзебезнең ризыклар белән сыйлыйбыз. Табынны аш-суга оста татар апалары әзерли.

– Мәскәү шундый кала, анда җаның ни тели, шуны табарга була, күңел ачу чаралары бихисап. Сезгә яшьләр ни эзләп килә? Туган йорты читтә булган студентның күңел халәте аңлашыла, сагыну хисен басалардыр. Ә менә Мәскәүнең үзендә туып үскән егет-кызларның максаты нәрсә?

– Дөрестән дә, кайдан гына килгән татар яшьләрен күрмисең бездә. Әлбәттә, араларында биш-алты буыны Мәскәүдә яшәгәннәре, ныклы тамырлылары да бар. Монда телебезгә һәм мәдәниятебезгә битараф булмаган милли җанлы кешеләр килә. Рөстәм Фәиз улы әйтмешли, хәлиткеч дәвер җитте: йә берләшеп, бер йодрык булып милләтебезне коткарабыз, йә халык буларак үзебезне югалтабыз. Юкка гына беренче курстан алып студентлар белән эшләмибез. Татарлар үз тамырлары белән горурлансын һәм милли мәсьәләләрне югары дәрәҗәдә үзләре үк чишә алсын, дип тырышабыз. Штабта фикере, проектлары булган милләтпәрвәр кешеләр җыела. Халык санын алу алдыннан бу бик мөһим. Милләтебез тарихында без белергә, хәтерләргә тиешле вакыйгалар күп. Шуңа да барлык чаралар татар телендә уза, бездә һәркем туган телебездә сөйләшергә омтыла. Социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып барабыз, күпләр шуннан күреп тә кызыксынып, янып китә. Әле күптән түгел активистлар Калуга өлкәсендә урнашкан психик авырулы һәм үзәк нерв системасында тайпылышлар булган, әти-әни мәхәббәтеннән мәхрүм калган ятимнәр, инвалид сабыйлар тәрбияләнә торган махсуслашкан балалар йортына барып кайтты. Бүләккүчтәнәчләр таратып, язмыш тарафыннан кыйналган шушы сабыйларга аз гына булса да шатлык өләштеләр. Ул шулай булырга тиеш тә: хәйриячелек безнең халыкта элек-электән изге гамәл саналган һәм бу гадәтне яңартырга кирәк.

– Штаб оешкан мәлдә эшли торган яшь кешеләр җыелса, хәзер аудитория бөтенләй яшәргән. Татар егет-кызларын белгеч буларак үстерүдә эш алып барыламы?

– Әлбәттә! Проектлар булдыру, аларга акча табу –  штабның көндәлек вазифаларының берсе. Сез һәм мин юк, без генә бар! Без ул – бөтен халык! Киләчәк яшьләр кулында. Мәскәүдәге М. Җәлил исемендәге татар мәктәбе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Спорт – шулай ук сәясәт. Шуңа күрә штаб вәкилләре «Рубин», «Ак Барс», «Нефтехимик» кебек Татарстан командалары катнашындагы уеннарны да калдырмый. Матчларга Татарстан әләмнәре белән барып, җан атып, татарча җырлап кайталар. Татар концертлары, спектакльләренә дә теләп йөриләр, елдан-ел киңәя барган Мәскәү Сабан туен да көтеп алалар. Быел штабта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрлары труппалары белән очрашулар уздырдык. Яраткан артистларыбыз белән аралашудан кичәгә килгән һәркем рухи азык алып кайтып китте. Татарча КВН да уйныйбыз. Руслан Курмакаев җитәкчелегендәге «Татар-мафия»гә дә утыз-кырыклап  кеше җыела. Быел яшьләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге татар җәмгыяте вәкиле Әлфия Бәдретдинова белән күреште. Үзем апрель аенда эшлекле сәфәр белән Төркиягә бардым – Истанбулдагы милләттәшләребез белән очраштык.

Сез үзегезнең офиста гына ятмыйсыз, Татарстанга кайтып та төрле чаралар уздырасыз, дип беләм.

– Мәскәүнең үзендә, башка төбәкләрдә барлыгы егермеләп ифтар оештырдык. Берсе Казанда «Ярдәм» мәчетендә үтте – мең ике йөздән артык кешегә табын әзерләдек. Әгерҗе районы Кызыл Бор авылында безнең ярдәм белән төзелгән мәчет бар, анда да ураза тотучыларны авыз ачтырдык. Татар-башкорт яшьләренең, төрки халыкларының уртак мәҗлесен, милли хәрәкәт ветераннары һәм аксакалларыбыз өчен дә ифтарлар уздырдык. Һәркайсына йөзләгән татар һәм баш милләт мөселманнары килде. Рөстәм Фәиз улы, ифтар да ашау-эчүгә генә кайтып калмаска, ә халыкны рухи тәрбияләүдә, үзаңны үстерүдә идеология булырга тиеш, дип саный. Танылган ватандашларыбызны искә алу кичәләре дә шул нияттән оештырыла. Без бит аксакалларның туган көннәрен генә билгеләп үтмибез, арабыздан киткәннәрен дә онытмыйбыз, алар башкарган бөек эшләрне истән чыгарырга хакыбыз юк. Мәсәлән, быел Социалистик хезмәт герое, нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча СССР дәүләт комитеты экс-рәисе Тәлгать Хурамшинны, остазыбыз Фикрәт Табиевне, яраткан җырчыбыз Илһам Шакировны искә алу кичәләре бик җылы узды. Фикрәт Әхмәтҗан улына багышланган китап та чыгардык. Анда дуслары һәм замандашларының фикерләре тупланган. Озакламый басманы Казанда тәкъдим итәргә җыенабыз. Шулай ук МГИМОның шәрәфле профессоры, күренекле галим, Мәскәү татар җәмгыятенең аксакалы Абдулхан Әхтәмҗан, дәүләт эшлеклесе Василий Лихачев истәлегенә багышланган кичәләр үткәрергә телибез. Иң мөһиме, «Татар штабы»ның эшләү, үз халкына файда китерү теләге көчле. Оешма активистларының иманы камил: битарафлыкка каршы көрәш, татарда татарлыкны саклап калу – һәркемнең бурычы. Моны һәр татарга ирештерергә, үзаңны уятырга кирәк. Шул чагында киләчәгебез имин, күкләребез аяз һәм өстәлләребез һәрчак түгәрәк булыр.

Энҗе Басыйрова

Идел журналы, июль, 2019 ел. 

http://idel-tat.ru/

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: