«Татар Штабы» Фәрит Гыйбатдиновны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикли

 Чуашстан Республикасы

татар автономиясе рәисе

Ф.А.Гыйбатдиновка

 

Хөрмәтле Фәрит Абдулла улы!

Сезне “Мәскәү Татар Штабы”ның ике меңнән артык активисты – аксакаллар, профессорлар, офицерлар, эшмәкәрләр, галимнәр, врачлар, аспирантлар, студентлар исеменнән ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән туган көнегез – 60 яшьлек олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Фәрит әфәнде, Сез Чувашия татарларының гына түгел, татар дөньясының мәдәни илчесе дә, мәдәни мирасыбызның сакчысы да. Милли мирасыбызны яшь буынга тапшыруда, саклауда сезнең хезмәтебез бик зур һәм олы ихтирамга лаек.

«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Сез ныклы, тәртипле, иманлы гаиләсендә туып, татар-мөселман тәрбиясе алып, әти-әниегезнең генә түгел, туган ягыгызның, эшләгән төбәгегезнең горурлыгы булдыгыз. Моның өчен әти-әниегезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Сездәге җаваплылык хисе, эзлекле позиция һәм, әлбәттә, шәхси сыйфатларыгыз аркасында эшегездә зур хөрмәт казандыгыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, гадел булуыгыз, зирәклегегез һәм зур тәҗрибәгез алга таба да Россия татарларына кирәк булачагына иманыбыз камиль.

Сезне тагын бер тапкыр гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Туар таңнар күңел тынычлыгы, исәнлек-сихәтлек, шатлык-сөенечләр алып килсен! Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, муллыкта, хәерле гомер кичерергә язсын!

Олы ихтирам белән,

“Мәскәү Татар Штабы” рәисе                                                         Р. Ф. Ямалеев

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: