«Татар Штабы» җырчы Рафаэль Сәхәбиевнең якыннарының кайгысын уртаклаша

«Татар Штабы» җырчы Рафаэль Сәхәбиевнең (1951-2019) якыннарының кайгысын уртаклаша. 

«Рафаэль Сәхәбиев халкыбызның затлы җырчысы, зыялы шәхесе иде. Без аның белән якташлар — икебез дә Түбән Кама районыннан. Мин һәрвакыт якташым белән горурланып яшәдем. Татарстанда бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү өчен зур эшләр эшләнергә тиеш дип саныйм» -, дип белдерде Рөстәм Ямалеев. 

Бүген 29 ноябрьдә, 68 яшендә ТАССРның халык артисты, опера җырчысы, Рафаэль Сәхәбиев озакка сузылган авырудан соң вафат булган.

Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.

1976 елдан Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты була. Ул 30дан артык сәхнә образын гәүдәләндерә, шуларның яртысы диярлек татар телендә. 

1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли, 2001 елдан доцент.  

Җырчы ТАССРның атказанган артисты (1980 ел) һәм ТАССРның халык артисты (1987 ел) исемнәренә лаек була.

2004 елда аның “Сагынам” җырлар җыентыгы чыгарыла. Шулай ук “Җырдан — җырга” дигән 100 ария һәм җырлар тупланган дискы дөнья күрә. 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: