Татар штабы китаплар бүләк итте

Китап – кешенең хәтере, киңәшчесе, юлдашы, сердәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы… «Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән», дип юкка гына әйтмиләр. Кеше китап укудан ямь һәм тәм табарга өндәргә тиеш. Әлеге фикерләрне алга сөреп, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә еш кына язучылар белән очрашулар оештырыла.

Гыйнвар аенда Зифа Кадыйрова белән узган «Йөрәге халык күкрәгендә» әдәби-музыкаль кичәсенә Мәскәү шәһәрендә оешып, эшләп килгән татарлар штабы җитәкчесе Р.Ф.Ямалиев кунак буларак килде. Тамашачыларның кичә барышында язучыны сорауларга күмеп, киңәшләрен биреп, фикерләрен әйтүләрен күреп, гаҗәпләнде ул. Ә инде китаплары чират белән укылучы авторларның исемлеген күргәч, бөтенләй аптырап калды: «Мин бүгенге көндә шулай онытылып, йотылып китап укучы аз дигән фикердә идем. Ә чынлыкта, менә ничек икән».

Укучылар укырга бик тә теләгән китапларның киштәдә булмавы Рөстәм әфәндене бик борчуга салды. Ул укучылар тарафыннан яратылып укый торган китапларның исемлеген алып тиз арада аларны безгә бүләк итеп бирде. Үз-үзеңне чикләү вакытында китапханәгә килгән бу зур бүләк –укучыларыбызга зур куаныч, әлбәттә. Әсәрләр бит укып чыгар өчен генә түгел, ә укып чыккач, үзеңә нинди дә булса тормыш тәҗрибәсе алу, сокландыру, гыйбрәт алу максатыннан языла. Рөстәм әфәнде тарафыннан бүләк итеп бирелгән китапларны укып, укучылар үзләренә нинди дә булса яхшылыкка, матурлыкка этәргеч алсалар, без бик тә шат булыр идек.

Тагын шунысын искәртәсе килә: әгәр мөмкинчелекләре булган шәһәрдәшләребез китапханәгә шушындый затлы бүләк ясый алалар икән, димәк, алар милләтебезнең киләчәгенә битараф түгел. Китаплар бит алар – узган белән киләчәкне тоташтыручы белем күпере. «Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», ди халык мәкале.

Рөстәм Фәиз улы Ямалиевка, укучыларыбызга бәхетле мизгелләр бүләк иткән өчен, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/kich-bgen-irtg/yakhshy-kitapny-chirat-beln-ukyylar

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: