Татар Штабы Түбән Кама татар язучылары белән очрашты

Бүгенге язучыларны нәрсәләр борчый?

Басылган китапларны укыйлармы, китап бастыру кыйммәткә төшәме? Ничек яшьләрне иҗатка тартырга?Шушы арада Халыклар дуслыгы йортында үткән түгәрәк өстәлдә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлова, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизов, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары әлеге сорауларга җавап эзләделәр.

Түгәрәк өстәлдә, шәһәребезнең мөхтәрәм кунагы, Мәскәү татар штабы җитәкчесе — Рөстәм Ямалиев та катнашты. Якташыбыз- Рөстәм Ямалиев белән, күптән таныш булсак та, язучылар белән болай озак сөйләшеп утыру мөмкинчелеге чыкмаган иде әле.

50 елдан артык тарихы булган, әдәби берләшмә эшчәнлеге, үзебезнең бочуларыбызны сөйләгәннән соң, Рөстәм әфәнде татар штабы, туган телебезне саклау өчен барган эшләр турында сөйләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, башкала язучылары белән элемтә урнаштыру турында да фикер алыштык.

Рөстәм әфәнде күп кенә гәҗит, Фәүзия Бәйрәмованың китапларын әдәби берләшмәгә бүләк итеп тапшырды. Үз чиратыбызда без дә китапларыбызны Мәскәү татар штабына бүләк иттек. Милләтпәрвәр шагыйребез, Рәфыйк Әхмәдиев сөйләгән шигырьләрне дә бик яратып тыңладылар. Әлеге түгәрәк өстәлне оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйловага үзебезнең рәхмәтләребезне җиткердек.

Рәсимә Нәбиуллина, Түбән Кама

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: