Татар Штабы Минзәләдә очрашулар уздырды

Бу атнада Минзәлә үзәкләштерелгән авылара китапханәсендә Мәскәүдән килгән кунак булып китте. Кунагыбыз- илебез башкаласында 20 елдан артык эшләп килүче “Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Рөстәм Фәез улы Җамалиев. Ул район китапханәсенең тарихы, китапханәбездә татар китапларының укылышы, аларны укучылар саны белән кызыксынды, үз чиратында китапханәбезгә 25 000 сумлык татар телендәге китаплар бүләк итте, китапханә фондын тулыландыруга зур ярдәм күрсәтте.

Рөстәм Фәезович – безнең якташыбыз, тумышы белән Минзәлә районы Аю авылыннан.Әтисе – Фәез Нурмөхәммәт улы озак еллар районыбызда колхоз рәисе булып эшли, республиканың дүрт районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүоешмасын җитәкли. Фәез ага үзенең хезмәт юлын беренче президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев белән бергә башлый. Искиткеч оста гармунчы, шахматчы, кызык сүзле кеше була ул. Җитәкче буларак, зур оештыру сәләтенә ия була. Менә шул сыйфатлары аның улына да күчкән.

Рөстәм Фәезович Казан химия-технология институтын тәмамлый, хезмәт юлын Түбән Камада “Нижнекамскнефтехим” оешмасында комсомол секретаренең беренче ярдәмчесе буларак башлый. Озак та үтми, оешма управлениесенең начальник урынбасары итеп күчерелә, төп хезмәте белән бергә автив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

1999 елда Рөстәм Фәезович гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Дуслары белән бергә үз эшен башлап җибәрә. Менә шунда ул Татарстанның элеккеге җитәкчесе Фикрат Табеев нигез салган “Эшлекле кешеләр клубы – ДЛ – 16” белән таныша, әлеге оешманың актив членына әйләнә, 1998 нче елда әлеге оешманың яшьләр бүлеген оештыра, менә дистә елдан артык инде үзе әлеге оешманы җитәкли. Әлеге оешма эшчәнлегенең төп максаты- Мәскәүдә укучы, эшләүче яки яшәүче татарларны берләштерү, татар милләтен һәм татар телен саклау. Рөстәм Фәезович җитәкләгән “Татар штабы” ның тагын бер максаты — халкыбызның матур традицияләрен, телен яшьләргә тапшыру, алар аша киләчәк буыннарга җиткерү һәм саклап калу.
Оешма үз эчендә эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара: татар эшлекле яшьләрен берләштергән “Масштаб” клубы, татар табибларын туплаган “Гиппократ” клубы, Татар аксакаллары киңәшмәсе, Татар хәрби офицерларлары клубы. Әлеге штаб татар артистлары, театр сәнгатькәрләре, эшлекле кешеләр, танылган бизнесменнар белән тыгыз элемтәдә тора. Танылган шәхесләр белән һәрдаим эшлекле очрашулар, юбилей һәм искә алу кичәләре оештыра, китапханә, мәчет, мәктәпләргә һәм татар сәнгате, мәдәнияте, тарихы белән бәйле бик күп оешмаларга һәрдаим ярдәм күрсәтә. Мәскәүнең Муса Җәлил исемен йөртүче татар мәктәбе белән эшли, штаб урнашкан фатирның ишеген ачып кергән һәркемне ачык йөз белән каршы ала һәм кунак итә. Безнең Минзәләдән дә әлеге оешмада булган, хөрмәт күргән, тәмле чәйләрен эчкән якташларыбыз бар.

Кунагыбыз китапханәдән канәгать булып, киләчәктә булачак очрашуларга өметләнеп саубуллашты. Без дә үз чиратыбызда якташыбыз Рөстәм Фәезовичка зур рәхмәтле! Киләчәктә дә очрашу-күрешүләр насыйп булсын.

Минзәлә үзәкләштерелгән авылара китапханәсе язмасы 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: