Мәскәүдә татар зыялылары очрашты

Бу елның августында Мәскәүнең “Зыялылар клубы” оешуга 25 ел тула. Мәскәүнең татар зыялылары клубында «Очраштыра язлар дусларны» кичәсе узды. Бәйрәмдә академик, профессор, фән, мәдәният, җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы 70тән артык кеше катнашты.

Кичәне клуб җитәкчесе, язучы Нәзифә Кәримова башлап җибәрде. “Зыялылар клубы” 1992 елның августында – беренче Бөтендөнья татар конгрессы съездыннан соң оеша. Клуб татар зыялыларын берләштерүдә беренче адым була. Оешма татар зыялыларын туплап, татар телен, мәдәниятен үстерү бурычын ала. Нәкъ шушы оешма Мәскәүдә якташлыклар, милли җәмгыятьләр, студентлар берләшмәләре барлыкка килүгә этәргеч ясый.

Нәзифә Кәримова сүзләренчә, “Зыялылар клубы” 25 ел дәвамында татар телен, фикерен үстерү эшен алып бара. Клуб күпсанлы кичәләр, очрашулар, фәнни җыеннар, түгәрәк өстәлләр оештыра.

“Зыялылар һәрвакыт татар милләтенең нигезе булып торды. Безнең эш алга тада да дәвам иттерелер. Татар зыялыларын милләт эшенә тарта алсак, милләт өчен зур эш булыр иде” -, диде Нәзифә Кәримова.

«Очраштыра язлар дусларны» кичәсендә клуб әгъзаләрен Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле Вәкиленең урынбасары Азат Әхтәриев, Мәскәү татарлары “Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев тәбрикләде. Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Мәскәү җырчысы Зөлфия Хәлилова, баянчы Илдар Сәләхов татар классик әсәрләрен башкардылар.

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге

Источник: Всемирный конгресс татар

Мәскәүдә татар зыялылары очрашты

0

Автор публикации

не в сети 1 месяц

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: