Мәскәү татарларының «Зыялылар клубы» 25 еллыгын билгеләп үтә

Шул уңайдан клуб «Очраштыра язлар дусларны» дип исемләнгән кичә уздырган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Быел август аенда  Мәскәүнең “Зыялылар клубы” оешуга 25 ел тула. Шул уңайдан клуб «Очраштыра язлар дусларны» дип исемләнгән кичә  уздырды, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары «Штаб»ы матбугат хезмәте. 
Бәйрәмдә академик, профессор, фән, мәдәният, җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы 70тән артык кеше катнашкан. 
Клуб җитәкчесе, язучы Нәзифә Кәримова сүзләренчә, “Зыялылар клубы” 1992 елның августында – беренче Бөтендөнья татар конгрессы съездыннан соң оеша. Клуб татар зыялыларын берләштерүдә беренче адым була. Оешма, татар зыялыларын туплап, татар телен, мәдәниятен үстерү бурычын ала. Нәкъ шушы оешма Мәскәүдә якташлыклар, милли җәмгыятьләр, студентлар берләшмәләре барлыкка килүгә этәргеч ясый.
“Зыялылар клубы” 25 ел дәвамында татар телен, фикерен үстерү эшен алып бара. Клуб күпсанлы кичәләр, очрашулар, фәнни җыеннар, түгәрәк өстәлләр оештыра.
“Зыялылар һәрвакыт татар милләтенең нигезе булып торды. Безнең эш алга таба да дәвам иттерелер. Татар зыялыларын милләт эшенә тарта алсак, милләт өчен зур эш булыр иде” -, дигән фикердә клуб җитәкчесе.  

«Очраштыра язлар дусларны» кичәсендә клуб әгъзаларын Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле Вәкиленең урынбасары Азат Әхтәриев, Мәскәү татарлары “Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев тәбрикләгән. Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Мәскәү җырчысы Зөлфия Хәлилова, баянчы Илдар Сәләхов татар классик әсәрләрен башкарган.  

Источник: Татар информ

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/19/162347/

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: