ТӨРКИЯНЕҢ ӘГӘЙ УНИВЕРСИТЕТЫНДА БҮГЕНГЕ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНА КҮЗӘТҮ ЯСАЛА

Күренекле татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев бүген Әгәй университеты студентлары белән очраша. Бу турыда татар әдәбияты белән якыннан кызыксынучы галим, филология фәннәре докторы Мостафа Өнәр хәбәр итә.

Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев, кунак язучы буларак, әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә “Хәзерге чор татар әдәбиятына күзәтү” дигән темага лекция укыячак.
Төрек халкы милләттәш язучыны “Сират күпере”, “Россиядә — демократия: бер парламентарның истәлекләре (1990-1995)” әсәрләре аша күптәннән белә. Ринат Мөхәммәдиевнең бу хезмәтләре 1990 елларның уртасында Мостафа Өнәр тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителгән иде.

Ринат Мөхәммәдиевнең шулай ук “Күз ачкысыз буран — Туран” әсәре дә моннан ике ел элек Истанбулда Төрки дөньяны өйрәнү фонды нәшриятында төрек телендә басылды һәм узган ел фондның мәдәният мәркәзендә аны тәкъдим итү кичәсе оештырылды.

Бүгенге очрашуда ул төрек студентларын әлеге әсәрләре белән дә таныштырачак.

“Татар-информ”,
Рушания Алтай

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: