«Татар Штабының» 8 март котлавы!

«Мәскәү татар Штабы» барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итә. 
 
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар күрсәтү көне.
 
Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һэм серле образы меңәрләгән ижади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
 
Татар хатын-кызы милләтебез тормышында аеруча зур алып тора. Милләтебезнең теле, мәдәнияте саклануда, гомумән, киләчәге булуда сезнең өлешегез бик зур! Барчагызга да милләт анасы булырга насыйп булсын! 
 
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламэтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!
 
Татар Штабы советы
0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: