Чуашстанның “Мишәр” ансамбле Мәскәү татарлары белән очрашты

Чуашстанның “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбльләре Мәскәү татарлары белән очрашты. Ансамбльләр Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә һәм “Татар Штабы”нда чыгыш ясады.

“Мишәр” ансамбленең Россия башкаласына иҗади сәфәре Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте оештырган «Кәрван мирас» социаль проекты кысаларында узды. Ансамбльләр татар-мишәрләрнең фольклор мирасын тәкъдим итте. Мәскәү тамашачысына, бигрәк тә, Түбән Новгород, Мордовия, Самара мишәрләренең җырлары, биюләре хуш килде. Ансамбльнең продюсеры, Чуашстан татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, рухи мирасны яңарту, тарату өчен аны халыкка күрсәтергә кирәк.

“Әгәр халкыбызның рухи мирасы Чуашстанның Урмай авылында гына күрсәтсәк, бу дөрес булмас иде. Шуңа без җыр-биюләребезне Россия төбәкләрендә күрсәтәбез. Мәскәүгә килгәндә Түбән Новгородның татар авылларында да чыгыш ясадык. Халык җырларны яратып тыңлады һәм отып калды. Димәк, халык онытылган җырларны яңадан җырлый башлаячак” -, дип саный Фәрит Гыйбатдинов.

Сәфәр барышында “Мишәр” ансамбле “Татар Штабы”нда да чыгыш ясады. “Штаб” активистларын аеруча балаларның “Тамчы” төркеме шаккатырды. “Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев фикеренчә, җыр-моңнарны саклаучы мондый сәләтле балалар булганда, телебез, мәдәниятебез яшәячәк.

Чуашстан татар автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар Штабы”на иҗади сәфәргә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук киләчәктә “Татар Штабы” белән мәдәни проектлар әзерләү турында килешенде.

Сәфәр барышында “Мишәр” ансамбле Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә чыгыш ясады. Анда программасы очучы Ринат хәзрәт Сәйфетдиновка истәлегенә багышланды.  

 

Татар Штабы матбугат үзәге

 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: