Рамазан ае башлану белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! 

Татар штабы советы барчагызны изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлый!

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән. Бу айдагы Кадер кичәсенең кыйммәте мең айдан да зуррак. Нәкъ менә шул кичәдә Изге Коръәннең беренче аятьләре иңдерелгән. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләребезнең әҗер-саваплары зурдан, кылган догаларыбыз кабуллардан була. Рамазанда фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап торуларын да онытмаска кирәк.

Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!

Татар Штабы Советы 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: