10-11 августта Мәскәүдә *Йолдызлар яңгыры* исемле open air fest уздырабыз. Бу Персеиды дигән йолдызлар яңгыры вакытына планлаштырылган — ел саен палаткалар, самоварлар алып, башкала читенә табигатькә чыгабыз, «йолдыз саныйбыз».
Былтырдан башлап йолдыз санаудан башка программа да керттек — төрле мастер-класслар, спорт уеннары, семинарлар һб керттек. Плюс бу фестивальне оештыруда Мәскәүнең бөтен яшьләр оешмалары диярлек катнаша, башкортлар да быел безнең белән.
Инстаграмы: https://instagram.com/yoldizlar
Телеграмы: https://t.me/yoldizlar
Кушылыгыз, үзегез лә килегез, гаиләләрегез белән рәхим итегез!
Аккаунтларыгызда игълан ясасагыз, кармагызга +1000 (фестиваль узасы паркта буддист юрталары да бар 🙈)
Сорауларыгыз булса, миңа яки Гөлнарага языгыз 😉