Приглашаем на церемонию возложения цветов в память жертв бомбардировки Сталинграда

23 августа в 12.00 в Александровском саду состоится церемония возложения цветов к Могиле Неизвестного Солдата и Памятному знаку Городу-Герою Сталинград.

Организаторами мероприятия выступают Министерство Обороны России, Межрегиональная  Патриотическая общественная организация «Сталинградский призыв» при поддержке Академии военных наук России, президентов которой является генерал армии, ветеран ВОВ Махмут Ахметович ГАРЕЕВ.

Приглашаем всех неравнодушных принять участие в мероприятии.

Именно 23 августа 1942 года, ровно 77 лет назад, гитлеровская авиация всей своей мощью обрушилась на Сталинград. Немецко-фашистские бомбардировщики  в этот день не просто уничтожили Сталинград как город, но и похоронили под его руинами более 200 тысяч мирных жителей и беженцев.

Это случай самого массового единовременного уничтожения людей в результате бомбардировок, что значительно превышает число жертв английских бомбардировок Дрездена и американского атомного удара по Хиросиме и Нагасаки.

Сбор участников  в 11.15 у ворот Александровского сада.

http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1540497.htm

0

В «Штабе татар» прошла благотворительная игра «Татар мафии»

7 августа прошла 11-я игра третьего сезона «Татар мафии».  Все собранные средства с которой будут направлены в Дом малютки в Калуге. В рамках игры «Штаб татар» наградил команд — победителей регаты московского Сабантуя 2019 года «Жил» и «Татар мафия».

«Это была особенная игра. Мы собрались в Штабе Татар Москвы на благотворительный игровой вечер, все собранные средства с которого будут направлены в Дом Малютки в Калуге. 18 августа туда состоится выезд, в котором может поучаствовать каждый. Как организатор Татар Мафии, я хочу выразить огромную благодарность Штаб Татар Москвы за возможность организовать такое мероприятие, всем гостям, которые приняли участие в вечере, и лично Ямалееву Рустэму Фаизовичу и Яруллиной Гульнаре Ринатовне» -, отметил координатор «Татар Мафии» Руслан Курмакаев. 

Лучшим игроком татарского рейтинга становится Бакирова Зульфия, она набирает 8 очков и вплотную приближается к призовой тройке, врываясь на 4-е место. 

Лучшим игроком общего рейтинга становится Патеев Руслан. Он набирает 7 очков! 

0

Родственники ученого Абдулхана Ахтамзяна выразили благодарность «Штабу татар»

В Москве прошел вечер памяти почетного профессора МГИМО, выдающегося ученого, аксакала татарской московский общины Абдулхана Абдурахмановича Ахтамзяна (1930-2018). В организации годовщины ученого приняли участие и представители «Штаба татар Москвы». Заслуженный деятель науки Абдулхан Ахтамзян скончался 27 июня на 88-м году жизни.

Вечер памяти состоялся по инициативе московской татарской общественности и родственников выдающегося учёного. Мероприятие собрало учёных, писателей, общественных деятелей, родственников и друзей Абдулхана Ахматзяна.

Среди почётных гостей были брат Рашит Невретдинов, генерал-полковник, председатель Координационного Совета «Клуба деловых людей — ДЛ-16» Расим Акчурин, академик Роберт Нигматуллин, академик, член «Клуба деловых людей — ДЛ-16» Ильдар Утямышев, координатор «Штаба татар» Гульнара Яруллина и другие. 

Выдающийся учёный Абдулхан Ахтамзян более 50 лет своей жизни посвятил работе со студентами МГИМО. Являлся одним из главных джалиловедов России, написавший научные работы про доброе имя поэта Мусы Джалиля и его соратников. Был одним из активных деятелей, принявший участие в установление памятника поэту в столице России. 

Как отметила координатор «Штаба татар» Гульнара Яруллина, учёный Абдулхан Ахтамзян был образцовым татарином, который своими силами в жизни и науке покорил Москву.

«Он не забывал и про татарский фактор, ведь не зря же он создал клуб татарских учёных в Москве. Вообщем, он для татарской молодёжи был примером во многих вопросах — в трудолюбии, успешности, патриотизме. Мы ещё не до конце да осознаём какого уровня человека и учёного мы потеряли. Поэтому ветеранов надо ценить при жизни и это должно являться одним из главных задач татарских молодежных организаций Москвы» -, заявила Гульнара Яруллина. 

В конце вечера родственники учёного выразили огромную благодарность Штабу татар Москвы за оказанную помощь в организации на высоком уровне вечера памяти и выразили надежду, что проведение таких мероприятий, посвящённых памяти Абдулхана Ахтамзяна, станет доброй традицией.

Пресс-служба «Штаба татар» 

0

Салават: «Татар теленә, милләтенә каршы чыккан кеше — минем беренче дошман»

Салават Фәтхетдинов Татарстанда беренче чиратта милли балалар бакчалары, аннары мәктәп кирәк дип саный. 2-18 август Казанның Камал театрында Салаватның 31нче сезон тамашалары барган арада ул Азатлыкка халык санын алу, депутатлык, татар эстрадасына бәйле соңгы фикерләрен җиткерде.

Татар-башкорт эстрадасының иң популяр артистына сораулар шактый җыелган иде, Салават әфәнденең көн саен концертлары барган чорда вакыты чикле булса да, әңгәмә корып алырга өлгердек.

—​ Салават әфәнде, татар теленә карата һөҗүмне инде 2017 елдан бирле күзәтәбез. Татар телле мәктәпләр, бакчалар саны кыскара. Казанда Совет берлеге вакытындагы бердәнбер музей экспонаты кебек, 2нче гимназия калды. Җәмәгатьчелектә сыйфатлы белем бирүче, мәсәлән, физика, математиканы инглиз телендә укырлык, әмма шул ук вакытта татар телен югары сыйфатта укыткан мәктәпләргә ихтыяҗ бар. Сезнеңчә, бай татар әфәнделәрен туплап, татар хосусый мәктәбе ачып буламы? Әгәр сезнең кебек кешеләр аның башында торса, акчалы кешеләр бу эшкә тартылыр иде.

— Белмим, минем оныгым Хәят татар мәктәбендә укый. Ничәнчесендә икәнен белмим, Мәскәү районында булса кирәк. Алар Осиново бистәсеннән, шунда барып йөриләр.

Мин, мәсәлән, үз балам өчен, үз оныгым өчен җавап бирәм. Минем онык татар гимназиясенә укырга керде. Һәрбер татар шулай үз баласы өчен борчылса, проблема бетәчәк.

—​ Татар байлары, бай дусларыгыз фонд булдырып, татар мәктәбе төзетә алыр идеме?

— Иң хәерче дус — бай дус. Аларның үзенә җитми. Мин һәрчак Ходайдан «артык байлык бирмә», дип сорыйм. Артык байлык — сиңа тиешлесе дигән сүз түгел бит. Мин бу дәүләт күләмендәге мәсьәлә дип уйлыйм.

—​ Салават әфәнде, бакча, мәктәптән соң милли университет та кирәктер?

— Бәлки, бәлки. Без бит дәүләт. Әлбәттә, дәүләт тә барын да уйлап бетерә алмый. Без үзебез, «Безгә милли университет кирәк», дип әйтергә тиеш. Әйттегез бит, Казанда яңа форматтагы рус, инглиз, татар телләрендә укыта торган мәктәп ачылачак дип (Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән өч телле мәктәп — ред. ). Менә, фундамент бар инде. тәкъдим иткән

Мәктәп инде соңга калдың дигән сүз. Балалар бакчасыннан башларга кирәк. Милли балалар бакчалары булырга тиеш. Мин үземнең 5-6 яшьтәге хәтирәләремне саклыйм. Шуңа күрә мәктәп соң да булырга мөмкин. Нәрсә ул фундамент? Нигез. Автоспортта шөгыльләнер өчен бала картингта йөрергә тиеш. Югыйсә, нигез булмаячак. Шуның кебек, баланы милли рухта тәрбияләр өчен, балалар йортыннан башларга кирәк. Аннары мәктәп. Аннары тормыш мәктәбе.

Менә бу беренче эшләнә башланган яңа мәктәп бик дөрес юнәлештә, шунсы килеп чыкса… «Башланган эш — беткән эш», ди. Аны башлаучы кирәк. Башланып китсә, ул юлын таба инде. Еламаган балага имезлек бирмиләр, шуңа күрә әз генә еларга, әз генә йөгерергә, әз генә инициатива күрсәтергә кирәк, тик кенә утырып берни булмый инде.

—​ Киләсе елда җанисәп булачак. Татарстанда әлегә бу темада тынлык. Әлегә без Русиядә сан буенча урыслардан кала икенче урында. Русиядә татарлар саны, татар телле татарның саны кыскарса, республика сәяси мәйданда үзенең урынын югалтырга мөмкин. Себер татарлары аерым, керәшен татарлары аерым милләт дип тырышканда, безне татар-башкорт дигән милләткә дә бүлгәләргә телиләр. Сезнең фаразлар нинди?

—​ Беренчедән, халык саны алу үзе бер сәясәт. Инде вакыт аз дип әйтергә кирәк. Халык санын арттыруның бер генә чарасы бар — бала туарга тиеш. Минем бер футболка бар иде «Татарларны арттырыйк! Булыша алам» дигән. Мин, әлбәттә, булыша алмыйм. Алдагы сан алу вакытында эшлисе кеше үз эшен эшләп калдырды. Татар саны, миңа калса, артмаячак та, кимемәячәк тә. Бер үзгәреш тә булмаячак.

—​ Бүлгәләүләр булса да үзгәреш булмас дисезме?

— Узган исәп алуда безнең кылны тартып карадылар инде, ләкин ул үтмәде. Дәүләте булмаган милләт аерым була аламы соң ул? Без бит дәүләт. Себер татарының дәүләте юк. Керәшеннең дәүләте юк. Мишәрләр үзләре 7-8-9-15 төрле. Чистай мишәре бер төрле, Сергач мишәре үзенчә. Кирәк кешегә бик уңай күрсәткеч. Аның бит, беләсез, кануны бер генә: милләтне бутап торыр өчен «бүлгәлә дә хакимлек ит». Шуңа да каршы тора алмасак, балык кебек кармакка капсак, безне ничек дип атасаң да була. Үз милләтең, үз телеңне дә яклый алмагач, нинди милләт инде ул.

—​ «Әлдермештән Әлмәндәр»не яңадан халыкка кайтарасыз, аның авторы Туфан абый Миңнуллин һәрвакыт үз сүзен әйтә торган татар депутатларының берсе иде. Ә хәзер яңа депутатлар сайлау җитә, исемлекләрдә сез юк. Нигә?

— Миңа бу турыда сорау бирделәр инде, мин җавап бирдем.

—​ Әле дә халык сорый, депутат булуыгызны телиләр.

— Халык… Кем ул халык?

—​ Мәсәлән сезнең тамашачылар, быелгы 31нче сезонга килгән кешеләр.

— Ул тамашачы, халык түгел. Без күп вакытта халык дип котылабыз. Халыкка кирәк… Кем ул? Министр — бер кеше, мин аның кем икәнен беләм. Халык исеменнән сораучы, халык исеменнән сөйләүче шулай ук гади бер кеше бит инде ул. Минем капка төбемә килеп, бер кешенең дә, «Без — халык, без килдек, ник сез депутат түгел?», дип әйткәне юк. Без күп әйберне халыкка ягып калабыз. Менә мин үземнең театрда үзем министр, үзем халык… Үзем шунда мулла, вәгазьне үзем сөйлим, мин шунда ук депутат. Мин үз театрымда үз артистларым, шәкертләрем өчен җавап бирәм. Мин аңа җаваплы. Һәр кеше нәрсә генә эшләсә дә, үзенә тиешлесен эшләргә тиеш. Кеше үзенә тиешлесен эшләсә, бар да тәртиптә булачак. Башка җавап юк. Ә халык дигәннән, чыга да бер кеше, «халык исеменнән» ди. Син әйт, шушы Хәсән, шушы Мәхмүт, шушы Лотфулла исеменнән әйтәм, диген. Халык дип — ул жаваплылыктан җиңел котылыр өчен әйтелә.

Шәкертләрем дигәннән, борчулы хәл, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында быел бездә беренче тапкыр Фәрит Бикчәнтәевтә дә, миндә дә студентлар җыелмый, набор юк. Уздырып җибәрәбез, бюджет каралмаган, ректор борчыла.

—​ Бүген сезнең концертларга кешеләр күпләп йөри, татар эстрадасы да күпме сүгелсә дә үзен тәэмин итә. Ә 20 елдан соң татар эстрадасын ничек күз аллыйсыз?

—​ Татар эстрадасын инде без, русча әйтмешли, «испоганили как могли». Киләчәктә тагы да начаррак булачак. Татарча сөйләшә алмаган татар баласы ничек татарча җырласын инде. Егерме ел түгел, ике елдан соң нәрсә буласын белмибез. Дөнья шулчаклы тиз үзгәрә.

—​ Җырчыларның графигы бер-ике ел алдан төзелә. Сез кимендә бер ел алдан фаразлый аласыз. Сезнең анда юбилей тамашалары да куелгандыр әле…

— Юбилей юк. Аны бик үткәрәсе килми. Әле уйлыйбыз, иҗатташ дуслар зурлап үткәрик диләр. Һәркем үз тормышында үзгәреш көтә. Томыш та үзгәрә, сәясәт тә үзгәрә, ил дә үзгәрә, кеше үзе дә үзгәрә. Мин дә үзгәрәм. Чөнки минем дә, мәсәлән, 60ка якыная башлаганны бик сизәсе килми. Барыбер сизелә, күбрәк оныклар белән йөрисе килә.​

—​ Сезгә алар бабай диләрме, дәү әти диләрме?

— Мине… Дәүка. Кемдер инде ул Дәүка. Урысчарактыр инде… Дәү әти, Дәүка…

 Сез үземнең принциплар бар, шулар белән яшим дигән идегез. Бер-икесен әйтеп китә алмассызмы?

— Кешенеке кирәкми, үземнекен бирмим. Беренче принцип. Бервакытта да кешенекен санамыйм, кеше кесәсе миңа кирәкми. Принциплар бер-ике генә булалмый инде, гомумән… Мин ничек телим, шулай яшим. Миңа акыл өйрәтергә соң инде. Мин бераз кызурак кеше.

—​ Ә ул кайдан килә, сез яшьтән ук шундый идегезме?

— Мин кызу, ләкин үземнең гаебемне таный беләм. Кызып китеп, нәрсәдер эшләп ташласам, соңыннан гафу үтенәм. Тәкәбберлек миндә юк. Мине күп кеше яратмый. Әйтәләр бит, дөресен әйткән туганына ярамаган, дип. Бик каты күңелне кырып торган әйберләрне әйтәм. Авыр булса да, начар булса да, мин үземнең әйткән сүземә хуҗа. Һәм аның өчен җавап бирергә әзер.

—​ Милли мәсьәләләрә дә, татар теле буенча сез принципиальме? Сезнең фикерне үзгәртә алалармы?

— Ничек инде принципиаль булмаска. Минем үзе телем бар, мин шушы телдә сөйләшәм, шушы телдә җырлап, дөнья алып барам, шушы тел аша дөньяга чыктым. Минем башка милләттә эшем юк, мин башка милләткә кысылмыйм, каршы да килмим. Татар теленә, татар милләтенә каршы килгән кеше — минем беренче дошман.

* * * *

Концерт башланыр алдыннан без «Салават» җыр театры вәкилләре, тамашачылар белән сөйләшеп, аларның Салават Фәтхетдиновны мәдәният министры, депутат итеп күрәләрме, популяр җырчы аларга кунакка килсә, ничек итеп кунак итүләрен сораштырырга булдык.

Әлеге концертка беренче тапкыр килгән Гөлфинә ханым Салават әфәнде белән «Салкын чәй»не җырлап, аны җиләк-җимешләр, милли ашлар белән сыйлар идем ди. Депутат булуына каршы, һәркем үз урынында калырга тиеш дип саный. «Татар радиосы»ннан моңлы җырлар яңгырамавы да борчый бу ханымны. Салават мәдәният министры булса, мөгаен, радиолар да уңай якка үзгәрер иде, дигән ышанычы бар.

Казаннан «Салават» җыр театрның 31 сезонында да булучы Эльфия ханым Сахарова, чит илгә ялга китмичә, кунакка бармый, билетын алдан хәстәрләп, ел саен 4-5 кеше җыелышып киләбез ди.

«Депутат итеп тә сайлар идек аны, министр эшен дә башкара алыр иде! Ә кунакка килсә, гөбәдия, өлеш, өчпочмак, ит бәлеше пешереп сыйлар идек», дип көлеште ханымнар.

Шулай ук популяр җырчының тугры тамашачысы, җәйге концертларына 31нче тапкыр килүче, бу юлы игезәк кызларын да иярткән Венера ханымда Салават Фәтхетдиновны депутат, министр, президент итеп тә күрә, ул аны колачын киң җәеп үскән нык имәнгә тиңли, җырчы кунакка килсә, коймак, өчпомак, бәлеш пешереп каршы алыр идек, диде. Сүзгә кызлары кушылды. Алардан яраткан җырчылары дөньяда танылган кайсы йолдыз белән дуэт башкаруын теләр идегез дип кызыксындык.

«Салават абый берүзе бик матур җырлый. Дуэт, Алла Пугачева белән бик матур булыр иде. Яки Баста, рус рэперы белән бергәләп», дип елмаешып җавап бирде кызлар.

20 яшьлек Илназ, халык артистының концертына беренче тапкыр килүенә карамастан, аның җырлары белән яхшы таныш икән. «Салават абый депутат та, министр да, президент та була ала», диде ул.

Бу юлы тамашачы буларак концертка килүче җырчылар — Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе өчен дә Салават әфәнде концертына килү традициягә кергән. Кунакка килсә, бәлеш пешереп каршы алыр идек, диләр. Депутат, министр булу-булмавы турында сорауга, Айгөл биш куллап хупласа, Ришат каршы килде. «Салават абыйга бу вазифалар кирәкмидер ул. Ул болай да шәхес», диде Шәйхетдиновлар.

Сораштыруда катнашучыларның күбесе Салават Фәтхетдиновны бәлеш, өчпочмак кебек милли ризыклар пешереп, «Салкын чәй» кебек популяр җырларын җырлап каршы алырга әзер. Ә менә чит ил йолдызлары белән дуэт җырлатырга ашыкмыйлар, Алла Пугачева, София Ротару, рэпер Баста, Уитни Хьюстонны гына атадылар, күбесе Салават абый үзе генә җырласын, ул безгә шулай ошый диләр.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Казанда быелгы «Мин яратам сине» дип аталган 31нче сезон концертлары да тулы залда бара.

«Билетлар әйбәт сатылды, нык әзерләндек», диде безгә «Салават» җыр театры админстраторы Вадим Фәтхинуров. Рекламга акча кызганмаганнар булса кирәк, ТНВ каналында, Казанның төрле почмакларында Салаватның афишалары еш күренә. Әлегә популяр җырчы интернетка, социаль челтәрләргә артык игътибар бирми дип аңладык, элекке массакүләм мәгълүмат чараларына таяна. Азактан ул аны урта һәм өлкән буынның, үзенең әнисенең дә ТНВ, «ТНВ-планета» каналларын караулары белән аңлатты.

Салават әфәнде үзе бу концертны икенче 30 еллыкның беренче сезоны дип тәкъдим итә. Тамашада «Салават» җыр театрының яшь артистлары, танылган автор-башкаручылар — Фирзәр Мортазин һәм Закир Шаһбан катнаша. Закир әфәнде үзе мөрәҗәгать итеп, 31нче сезонда тулысынча катнашырга теләк белдергән. Һәр концерт көнне аны тамашачылар аеручы алкышларга күмде.

Быегы сезонның төп каһарманы – Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәре.

— Милләтнең үз-үзенә мәхәббәте Әлдермештән Әлмәндәр образы аша ачыла. Әлмәндәр карт – татар кешесенең үрнәк моделе – 91 яшькә житкән, балалар үстергән, оныклары бар, һаман өйләнү турында хыяллана, җир җимертеп эшли, тормышның тәмен, ямен татый-тоя белә. Сәхнә бизәлеше дә һәрвакыттагыча үзенчәлекле, мәгънәле, быел – мәхәббәт бакчасы, дип сөйләде безгә Салават әфәндегә сценарий язучы егетләрнең берсе Альберт Шакиров.

Сәхнәдә Әлмәндәр картка нык ошаган, «Салават» җыр театры артисты Ядкәр Хәбибуллин, үзе әйткәндәй, зирәк аксакаллар роле аңарда. Сәхнәдән ул тамашачыларны татар театрларына, татар чараларына барырга, татарча моңлы җырлар тыңларга чакыра, татарча тереләй аралашырга чакыра, безгә исә Ядкәр әфәнде татар теле кулланылышына бәйле дә фикерен җиткерде.

— Дәүләт дәрәҗәсендәге кулланыш кирәк. Каталаннар үрнәген кулланырга кирәк, алар бит югалып барган телне күтәрә алганнар. Менә алардан үрнәк алырга була. Тел кулланылышы дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш. Кулланылыш булмыйча, аны беркем өйрәнмәячәк, өйдә дә, мәктәпләрдә дә өйрәнмәячәкләр. Артистлар, журналистлар гына сөйләп берни булмый. Дөрес, без дә зур көч, безнең халык концерт-театр ярата. Шулай да, телне сәхнәдән ишетү генә аз әле, ди «Салават» җыр театрының Әлмәндәр карты.

Аның улы Искәндәрне уйнаучы, театрда 16 ел хезмәт итүче Таһир Гайнуллин да Салават әфәнденең былтыргы «Күңел көзгесе» тамашаларында да татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару, БДИны туган телдә бирә алмау мәсьәләре дөрес күтәрелде дигән фикердә. Җитәкчесен бары яхшы яктан бәйли.

— Аллага шөкер, коллектив белән дус-татубыз. Ерак сәфәрләргә дә чыгабыз, елына 110-120 концерт. Салават абый мин эшләгән 16 ел дәверендә үзгәрмәде. Шундый ук шаян, шук, урыны белән кырыс та. Һәрвакты безгә милләткә хөрмәт, мәхәббәтне турында искә төшереп тора, ди Таһир Гайнуллин. Бу Салават әфәнденең интервью барышында, «Мин үз театрымда министр да, депутат та, халык та, мулла да, мин үз коллективым өчен җавап тотам» диюенә җавап буларак яңгырады.

https://www.azatliq.org/a/30101817.html

0

Поздравление с Курбан байрам

Поздравление заместителя Премьер-министра Республики Татарстан, председателя Национального Совета Всемирного конгресса татар В.Г.Шайхразиева

с праздником Курбан-байрам

 

Уважаемые соотечественники, дорогие единоверцы!

От имени Национального Совета Всемирного конгресса татар и от себя лично сердечно поздравляю Вас со славным праздником Курбан-байрам.

Пусть Всевышний одарит всех нас крепким здоровьем, душевным спокойствием и наполнит наши сердца благородностью.

Испокон веков наши традиции и обычаи, культурное наследие, национальное самосознание тесно взаимосвязаны с религией Ислам. Дай бог, и в будущем во имя процветания нашего народа жить и радоваться совместным успехам в благих начинаниях.

С уважением,

заместитель Премьер-министра РТ, 

председатель Национального Совета

Всемирного конгресса татар                                                               В.Г. Шайхразиев

 

0

Корбан Гаете котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе

В.Г. Шәйхразиевның

Корбан гаете белән котлавы

 

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр!

 Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.

Барлык кардәшләребезгә дә Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел сафлыгы, җан тынычлыгы, бәхетле вә бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

 

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли шура рәисе                                                                               В.Г. Шәйхразиев

0

Соболезнование

Для нас было огромным потрясением известие о смерти духовного лидера кряшен, настоятеля Тихвинского храма Казани протоиерея Павла Павлова. Уход из жизни протоирея Павла Павлова невосполнимая потеря не только для кряшенской общественности, но и огромная утрата для всего многонационального народа Татарстана.

За долгие годы своего самоотверженного служения Богу и народу Павел Павлов проявил себя поистине добрым и мудрым священнослужителем. Вносил огромную лепту в гармонизацию межнациональных и межконфессиональных отношений, посвятив свою жизнь благим делам созидания, трудам во благо нашей республики и всего Отечества.

Выражая соболезнование кряшенской общественности в связи с кончиной протоирея Павла Павлова, возносим молитвы к Богу об упокоении его души.

Вечная память усопшему Павлу Павлову!

Председатель Совета «Штаба татар Москвы» Р.Ф.Ямалеев

0

БЕЗ УЛ – БӨТЕН ХАЛЫК!

Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр. Чишмә башында әнә шундый асыл кешеләр торган Мәскәү «Татар штабы» 1998 елда оеша. Аңа нигезне Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, Әфганстанда илче булган Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев сала.

Табиевне без Татарстанны үстерү өчен зур өлеш керткән, локомотив кебек әле дә республикабыз икътисадын тартып барган КамАЗ, «ТүбәнКамаНефтехим», КАПО, «Казаноргсинтез»ны төзеткән, Г. Камал исемендәге академия театрының яңа бинасын, «Татарстан» кунакханәсен салдырган җитәкче буларак беләбез. Замандашлары әйтүенчә, ул республиканы үстерүдә һәр адымын җентекләп уйлаган. Хактыр. Мәскәүгә эшкә күчерелгәч тә, Татарстанга, татар дөньясына хезмәт итүдән ваз кичми, тамырларын онытмый бит. Киресенчә, татар тормышына яңа сулыш өрә – «Эшлекле кешеләр – ДЛ-16» клубы оештырып, Мәскәүдәге татарларны бер даирәгә җыя. Ә алар арасында абруйлы шәхесләр, сәнгать эшлеклеләре, табиблар, эшмәкәрләр һәм башка хөрмәткә лаек затлар була. 1998 елда клубның яшьләр канаты – «Татар штабы» барлыкка килә. Аны шул еллардан алып бүгенгә кадәр озак еллар «ТүбәнКамаНефтехим»да хезмәт куеп, Татарстанда нефть үсешен алга җибәргән шәхес, милли хәрәкәт активисты, алыштыргысыз Рөстәм Фәиз улы Ямалеев җитәкли. Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт, диләр. «Татар штабы» кебек актив эшли торган оешмалар сирәк. Алар лаеклы проектлары белән чын-чынлап горурлана ала. Тотынган һәр эшләре татар халкының киләчәген, төрки халыкларны берләштерүне күздә тотып тормышка ашырыла. Болар хакында оешманың координаторы Гөлнара Яруллина белән сөйләштек.

– Гөлнара, Мәскәү «Татар штабы» брендка әйләнде, дияргә мөмкин. Оешкан чордан бүгенге көнгә кадәр аның максатлары үзгәрдеме?

– Без нинди генә юнәлештә эшләсәк тә, татар телен саклау һәм мәдәниятен үстерү – төп максатыбыз булып кала. Безнең өчен бу – мөһим мәсьәлә. ФикрәтТабиев үз заманында эшчәнлегендә ике принципны куя: Татарстан белгечләрен Мәскәүдә урнаштыру, үстерү, аларга ярдәм итү һәм халкыбызны җыеп берләштерү. Васыятькә тиң бу принципларны дәвам итәбез. Без башкарган хезмәтне күреп, Фикрәт әфәнденең рухы шаттыр, дип ышанабыз.

– Проектларыгыз, дөрестән дә, бихисап. Араларында кайсылары аеруча популяр? – Иң зур проектларыбызның берсе – эшлекле яшьләрнең «Масштаб» клубы. Булачак һәм яшь эшмәкәрләр, зур эшкуарлар, банк хезмәткәрләре җыелып, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшә. Штаб киләчәктә аларның «Форбс» журналына керүләрен һәм милләткә инвестицияләр ясауларын тели. Якын арада Русия татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Нурулла Саттаров белән очрашырга җыеналар әле.

Мәскәү медицина вузларында укучы студентларны «Гиппократ» клубы берләштерә һәм аны күренекле профессор, Русиянең атказанган табибәсе Дания Кәримова җитәкли. Дания ханым – безнең өчен «Ак чәчәкләр»дәге Гөлшаһидә кебек ул. Клубка йөрүчеләрдә үз һөнәрләренә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияли, аларны күренекле табиблар белән очраштыра. Күптән түгел Төмәннең танылган кардиохирургы Ринат Суфьяновны кунакка чакырдылар. Легендага тиң бу милләттәшебез Төмәндә дәүләт ярдәме белән клиника ачкан һәм зур уңышлар казана. Татар аксакаллары советының эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Аны дипломат, галим, Пакыстанда илче булып торган халыкара дәрәҗәдәге кеше Йолдыз Хәлиуллин җитәкли. Аксакалларның киңәшеннән башка эшебезне күз алдына да китермибез. ТАССРга йөз ел тулуга әзерлек турында инде алар бер ел элек сөйләшә, проектлар тәкъдим итә башладылар. Әле йөздән артык аксакалны Вахтангов исемендәге театрга Василий Лановой катнашындагы «Посвящение Евы» дигән спектакльгә алып бардык. Алар бу тамашаны егерме ел элек караган булган. Егерме елдан мәдәни сәяхәтне кабатладык. Ни кызганыч, аксакалларның саны гына ул елдагыдан шактый ким… Штаб каршында татар офицерлары да җыела. Алар яшьләрдә ватанга мәхәббәт тәрбияләргә, патриотик рухны арттырырга тели. Армиядәге егетләр белән дә очрашалар, татарстанлы солдатларга ярдәм итәргә тырышалар.

– Яшьләр кайсы чараларга теләп йөри?

– Һәр юнәлешнең үз асылы һәм әһәмияте, барысы да югары дәрәҗәдә оештырыла. Мәсәлән, «Аулак өй» проектыбыз бик популяр, шактый күңелле уза. Яшьләр гармунда сиптереп, татарча җырлап, уеннар уйнап кич утыралар. Яшь нефтьче егет Илнур Гарифуллинга татарча нинди көй әйтсәң дә, шундук уйнап бирә. Ә иң сөендергәне: мондый кичәләрдә егет-кызлар танышып кына калмый, кавышып та куялар, татар гаиләләре корыла. Күптән түгел генә Мәскәү егете хатынлыкка Казан кызын алды. Андый парларга карап күңел сөенә. Ә ничек сөенмәсен?! Үзебезнең егетләр-кызлар таныша, кавыша, ислам йолаларын туры китереп никахлы татар гаиләсе кора бит! Ислам дигәннән, «Беренче намаз» проекты кысаларында яшьләрне җыеп, мәчеткә барабыз. Бер мәртәбә дә намаз укымаган егет-кызлар Аллаһ йортында гыйбадәт кыла, аның нигезен өйрәнә. Гомумиләштереп әйт кәндә, «Татар штабы» елга йөздән артык чара уздыра. Безнең белән элемтәдә тотучылар ике меңнән арта. Татарга бит кунакчыллык хас. Бу гадәтебезне дә онытмыйбыз: нинди генә кичә-очрашу оештырсак та, кунак ларны татар чәе, камыр ашлары, үзебезнең ризыклар белән сыйлыйбыз. Табынны аш-суга оста татар апалары әзерли.

– Мәскәү шундый кала, анда җаның ни тели, шуны табарга була, күңел ачу чаралары бихисап. Сезгә яшьләр ни эзләп килә? Туган йорты читтә булган студентның күңел халәте аңлашыла, сагыну хисен басалардыр. Ә менә Мәскәүнең үзендә туып үскән егет-кызларның максаты нәрсә?

– Дөрестән дә, кайдан гына килгән татар яшьләрен күрмисең бездә. Әлбәттә, араларында биш-алты буыны Мәскәүдә яшәгәннәре, ныклы тамырлылары да бар. Монда телебезгә һәм мәдәниятебезгә битараф булмаган милли җанлы кешеләр килә. Рөстәм Фәиз улы әйтмешли, хәлиткеч дәвер җитте: йә берләшеп, бер йодрык булып милләтебезне коткарабыз, йә халык буларак үзебезне югалтабыз. Юкка гына беренче курстан алып студентлар белән эшләмибез. Татарлар үз тамырлары белән горурлансын һәм милли мәсьәләләрне югары дәрәҗәдә үзләре үк чишә алсын, дип тырышабыз. Штабта фикере, проектлары булган милләтпәрвәр кешеләр җыела. Халык санын алу алдыннан бу бик мөһим. Милләтебез тарихында без белергә, хәтерләргә тиешле вакыйгалар күп. Шуңа да барлык чаралар татар телендә уза, бездә һәркем туган телебездә сөйләшергә омтыла. Социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып барабыз, күпләр шуннан күреп тә кызыксынып, янып китә. Әле күптән түгел активистлар Калуга өлкәсендә урнашкан психик авырулы һәм үзәк нерв системасында тайпылышлар булган, әти-әни мәхәббәтеннән мәхрүм калган ятимнәр, инвалид сабыйлар тәрбияләнә торган махсуслашкан балалар йортына барып кайтты. Бүләккүчтәнәчләр таратып, язмыш тарафыннан кыйналган шушы сабыйларга аз гына булса да шатлык өләштеләр. Ул шулай булырга тиеш тә: хәйриячелек безнең халыкта элек-электән изге гамәл саналган һәм бу гадәтне яңартырга кирәк.

– Штаб оешкан мәлдә эшли торган яшь кешеләр җыелса, хәзер аудитория бөтенләй яшәргән. Татар егет-кызларын белгеч буларак үстерүдә эш алып барыламы?

– Әлбәттә! Проектлар булдыру, аларга акча табу –  штабның көндәлек вазифаларының берсе. Сез һәм мин юк, без генә бар! Без ул – бөтен халык! Киләчәк яшьләр кулында. Мәскәүдәге М. Җәлил исемендәге татар мәктәбе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Спорт – шулай ук сәясәт. Шуңа күрә штаб вәкилләре «Рубин», «Ак Барс», «Нефтехимик» кебек Татарстан командалары катнашындагы уеннарны да калдырмый. Матчларга Татарстан әләмнәре белән барып, җан атып, татарча җырлап кайталар. Татар концертлары, спектакльләренә дә теләп йөриләр, елдан-ел киңәя барган Мәскәү Сабан туен да көтеп алалар. Быел штабта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрлары труппалары белән очрашулар уздырдык. Яраткан артистларыбыз белән аралашудан кичәгә килгән һәркем рухи азык алып кайтып китте. Татарча КВН да уйныйбыз. Руслан Курмакаев җитәкчелегендәге «Татар-мафия»гә дә утыз-кырыклап  кеше җыела. Быел яшьләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге татар җәмгыяте вәкиле Әлфия Бәдретдинова белән күреште. Үзем апрель аенда эшлекле сәфәр белән Төркиягә бардым – Истанбулдагы милләттәшләребез белән очраштык.

Сез үзегезнең офиста гына ятмыйсыз, Татарстанга кайтып та төрле чаралар уздырасыз, дип беләм.

– Мәскәүнең үзендә, башка төбәкләрдә барлыгы егермеләп ифтар оештырдык. Берсе Казанда «Ярдәм» мәчетендә үтте – мең ике йөздән артык кешегә табын әзерләдек. Әгерҗе районы Кызыл Бор авылында безнең ярдәм белән төзелгән мәчет бар, анда да ураза тотучыларны авыз ачтырдык. Татар-башкорт яшьләренең, төрки халыкларының уртак мәҗлесен, милли хәрәкәт ветераннары һәм аксакалларыбыз өчен дә ифтарлар уздырдык. Һәркайсына йөзләгән татар һәм баш милләт мөселманнары килде. Рөстәм Фәиз улы, ифтар да ашау-эчүгә генә кайтып калмаска, ә халыкны рухи тәрбияләүдә, үзаңны үстерүдә идеология булырга тиеш, дип саный. Танылган ватандашларыбызны искә алу кичәләре дә шул нияттән оештырыла. Без бит аксакалларның туган көннәрен генә билгеләп үтмибез, арабыздан киткәннәрен дә онытмыйбыз, алар башкарган бөек эшләрне истән чыгарырга хакыбыз юк. Мәсәлән, быел Социалистик хезмәт герое, нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча СССР дәүләт комитеты экс-рәисе Тәлгать Хурамшинны, остазыбыз Фикрәт Табиевне, яраткан җырчыбыз Илһам Шакировны искә алу кичәләре бик җылы узды. Фикрәт Әхмәтҗан улына багышланган китап та чыгардык. Анда дуслары һәм замандашларының фикерләре тупланган. Озакламый басманы Казанда тәкъдим итәргә җыенабыз. Шулай ук МГИМОның шәрәфле профессоры, күренекле галим, Мәскәү татар җәмгыятенең аксакалы Абдулхан Әхтәмҗан, дәүләт эшлеклесе Василий Лихачев истәлегенә багышланган кичәләр үткәрергә телибез. Иң мөһиме, «Татар штабы»ның эшләү, үз халкына файда китерү теләге көчле. Оешма активистларының иманы камил: битарафлыкка каршы көрәш, татарда татарлыкны саклап калу – һәркемнең бурычы. Моны һәр татарга ирештерергә, үзаңны уятырга кирәк. Шул чагында киләчәгебез имин, күкләребез аяз һәм өстәлләребез һәрчак түгәрәк булыр.

Энҗе Басыйрова

Идел журналы, июль, 2019 ел. 

http://idel-tat.ru/

0

Приближается Курбан-байрам

Штаб татар Москвы честь мусульманского праздника Курбан-байрам проводит благотворительную акцию. 11 августа мусульманский мир отметит праздник Курбан-байрам. 

В рамках акции в казанский хоспис имени Вавиловой, мечеть слепых «Ярдэм» будет направлено мясо жертвенных животных (барашки).

Планируется раздать мясо ветеранам, инвалидам, малоимущим, а также детским приютам и домам престарелых Москвы.

Штаб татар Москвы организует большой праздник в социальном приюте для детей и подростков «Ласка» села Красный Бор Агрызского района Татарстана. В это же селе действует и подшефная мечеть «Штаба татар».

Штаб татар призывает всех неравнодушных принять участие в этом благородном деле во время праздника Курбан.

Желающих принять участие в благотворительном мероприятии просим направить средства на карту Сбербанка — 5332 0580 9229 9235 (получатель Р.Ф. Ямалеев).

Штаб татар 

0

Мы – единый народ!

Нет доли счастливей, чем служить народу. Во главе «Штаба татар» Москвы, организованного в 1998 году, стояли люди, для которых слова «служить народу» были не пустым звуком. Основателем «Штаба» был Фикрят Ахмеджанович Табеев – выдающийся партийный и государственный деятель, первый секретарь Татарского обкома КПСС, Чрезвычайный и полномочный Посол СССР в Афганистане. Мы знаем его как лидера, под руководством которого были построены предприятия «КАМАЗ», «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез», КАПО, внесшие огромный вклад в развитие Татарстана, как локомотив, тянущие экономику республики и по сей день; было возведено новое здание Татарского академического драматического театра им. Г. Камала, гостиница «Татарстан» и др.

По словам современников, на пути развития и продвижения республики он продумывал каждый свой шаг. И это так. После перевода на работу в Москву Фикрят Ахмеджанович не отрекается от служения Татарстану, татарскому миру, не забывает своих корней. Напротив, он дает новое дыхание татарскому движению: организует «Клуб деловых людей — ДЛ-16» и объединяет земляков, выходцев из Татарстана, проживающих и работающих в Москве. Среди них были почтенные люди, деятели искусства, врачи, предприниматели, выдающие личности своего времени.

В 1998 году у клуба появляется молодежное крыло – «Штаб татар». С тех пор и по сегодняшний день его возглавляет незаменимый Рустем Фаизович Ямалеев, активист национального движения; проработав долгое время в «Нижнекамскнефтехим», добившийся огромных успехов в развитии нефтехимического производства Татарстана. Говорят, служить Родине – служить самому себе. Активно работающих организаций, как «Штаб татар», очень мало. Они по-настоящему могут гордиться достойными проектами. Каждый проект реализуется ради будущего татарского народа, объединения тюркских народов. Об этом мы поговорили с координатором организации Гульнарой Яруллиной.

– Гульнара, можно сказать, что «Штаб татар» Москвы стал брендом. Изменились ли его цели со времени образования организации?

– В каком бы направлении мы не работали – сохранение татарского языка и культуры остается основной нашей целью. Это очень важная проблема для нас. В свое время Фикрят Табеев в работе придерживался двух принципов: поддержка татарстанских кадров, проживающих, работающих в Москве, и помощь в развитии, объединении нашего народа. Мы продолжаем следовать данным принципам, как заветам. Мы верим, что душа Фикрят-эфенди спокойна и радуется, наблюдая за нашими успехами.

И правда, у вас очень много проектов. Какие среди них самые популярные?

– Один из самых больших проектов – деловой клуб «Масштаб». Будущие и молодые бизнесмены, известные предприниматели, работники банков собираются и обсуждают волнующие их проблемы, вопросы. «Штаб» хочет, чтобы они в будущем вошли в рейтинг журнала Forbes и инвестировали в развитие нации. В скором времени собираются встретиться с руководителем Всемирной ассоциации содействия татарским предпринимателям Нуруллой Саттаровым.     

Студентов, обучающихся в медицинских вузах Москвы, объединяет клуб врачей «Гиппократ»; его руководителем является профессор, заслуженный врач России Дания Каримова. Дания-ханым для нас как Гульшагида из книги Абдурахмана Абсалямова «Белые цветы». Она воспитывает у членов клуба любовь и преданность к своей профессии, знакомит их с известными врачами. Недавно клуб пригласил в гости известного кардиохирурга Тюмени Рината Суфьянова. Наш легендарный соотечественник в Тюмени с государственной поддержкой открыл клинику и достиг больших успехов.

Деятельность Совета татарских аксакалов заслуживает отдельного внимания. Совет возглавляет ученый, дипломат, проработавший в представительствах СССР и России в Индонезии, Пакистане, Румынии, Бангладеш, Непале, Шри-Ланке, Киргизии и Казахстане; человек международного масштаба – Юлдуз Халиуллин. Мы не представляем нашу работу без мудрых советов наших аксакалов. Они заблаговременно начали говорить о подготовке к 100-летию ТАССР и предлагать свои проекты. На днях более 100 аксакалов посетили Театр им. Вахтангова и посмотрели спектакль «Посвящение Евы» с участием Василия Ланового. Они уже смотрели данный спектакль двадцать лет назад. Спустя двадцать лет мы повторили этот культпоход. Увы, аксакалов по сравнению с теми годами стало намного меньше…

При штабе собираются и татарские офицеры. Они хотят воспитать у молодежи любовь к Родине, усилить у них дух патриотизма. Проводят встречи с молодыми людьми, проходящими военную службу, стараются помочь солдатам из Татарстана.

Какие мероприятия молодежь посещает с большим желанием?

– Каждое направление имеет важное значение, все мероприятия проходят на самом высоком уровне. Например, наш проект вечерних посиделок «Аулак өй» очень популярен и проходит довольно интересно. Молодежь коротает вечер, играя на гармони, распевая татарские песни и играя в татарские игры. Молодой нефтяник Илнур Гарифуллин может исполнить любую татарскую мелодию. Самое радостное: на таких посиделках парни и девушки не только знакомятся, но и начинают встречаться – создаются татарские семьи. Совсем недавно московский парень взял в жены казанскую девушку. Наблюдая за такими парами, душа радуется. А как же ей не радоваться?! Наши парни и девушки знакомятся, встречаются, придерживаясь канонов ислама, проводят никах и вступают в брак, создают татарскую семью!

Говоря об исламе, в рамках акции «Беренче намаз» («Первый намаз») мы собираем молодежь и идем в мечеть. Парни и девушки, никогда раньше не читавшие намаз, молятся в доме Всевышнего, изучают столпы ислама. Обобщая, следует сказать, что «Штаб татар» в год проводит свыше ста мероприятий. С нами на связи – более двух тысяч человек. Татары славятся своим гостеприимством. Не забываем и этот обычай: какая бы встреча не проходила, мы всегда гостей угощаем татарским чаем, вкусной выпечкой. Наши умелые татарские мастерицы готовят к столу лучшие татарские блюда.

– Москва такой город, где можно найти все, что душе угодно, очень много увеселительных мероприятий. В поисках чего к вам идет молодежь? Можно понять душевный настрой оторванного от родного дома студента – гонит тоску. Какую цель преследуют парни и девушки, родившиеся и выросшие в Москве?

– Действительно, у нас собирается татарская молодежь отовсюду. Конечно, среди членов «Штаба» есть те, чьи семьи несколько поколений живут в Москве, люди с крепкими корнями. Сюда приходят неравнодушные к судьбе своего языка и своей культуры, патриоты своего народа. Как говорит Рустам Фаизович, настал решающий момент: или мы, объединившись, став одним кулаком, спасаем нашу нацию, или теряем себя как народ. Неспроста мы работаем со студентами начиная с первого курса. Мы стараемся, чтобы татары гордились своими корнями и могли самостоятельно решать национальные вопросы на высоком уровне. В штабе собираются патриоты своего народа, люди мыслящие, у которых есть задумки и проекты. Это особенно важно перед переписью населения. В истории нашей нации много событий, о которых мы должны знать и помнить. Поэтому все мероприятия проходят на татарском языке, у нас каждый общается и разговаривает на родном языке. Мы ведем активную работу в социальных сетях, многие загораются идеями, наблюдая за проектами именно там.

Совсем недавно наши активисты посетили государственное казенное учреждение здравоохранения Калужской области «Дом ребенка, специализированный для детей с органическим поражением центральной нервной системы с нарушением психики». Раздавая подарки и гостинцы, подарили чуточку радости малышам, побитым невзгодами и лишенным родительской любви, ласки. Так и должно быть: издавна благотворительность считалась у нашего народа священным делом, и надо возрождать эту традицию.

– Если во времена создания «Штаба» собиралась рабочая молодежь, то сейчас аудитория совсем юная. Ведется ли работа по воспитанию татарских парней и девушек как специалистов?

– Конечно! Создание проектов, поиск для них финансирования –неизменные обязанности «Штаба». Нет ни меня, ни тебя – есть только мы! Мы – это единый народ! Будущее в руках молодежи. Мы тесно сотрудничаем с татарском школой им. М. Джалиля в Москве. Спорт – это тоже политика. Представители «Штаба» не пропускают игры с участие татарстанских команд, как «Рубин», «Ак Барс» или «Нефтехимик». Идут на матчи с татарстанским флагом, поют там татарские песни, болеют за команды. С большим желанием посещают татарские концерты, смотрят татарские спектакли, с нетерпением ждут московский Сабантуй, который с каждым годом набирает обороты и расширяется. В этом году в «Штабе» мы провели встречи с труппами Татарского государственного академического театра им. Г. Камала, Татарского государственного театра драмы и комедии им. К. Тинчурина, Башкирского государственного академического театра драмы им. М. Гафури. Общаясь с любимыми артистами, каждый участник таких встреч получил колоссальный запас духовной пищи.

Мы играем и в КВН на татарском языке. «Татар-мафия» под руководством Руслана Курмакаева собирает по 30-40 человек. В этом году молодежь встретилась с представителем татарской общины ОАЭ Альфией Бадретдиновой. В апреле я лично побывала с деловой поездкой в Турции – встретилась в Стамбуле с нашими соплеменниками.

– Вы не проводите все свое время в офисе. Вернувшись в Татарстан, организуете разные мероприятия.

– В самой Москве, а также в других регионах в общей сложности провели более двадцати ужинов-ифтаров. Один прошел в Казани в мечете «Ярдәм» – приготовили стол на более 1200 человек. В деревне Красный Бор Агрызского района есть мечеть, построенная с нашей помощью – мы и там организовали ифтар для людей, держущих пост в месяц Рамадан. Устроили совместные званые ужины для татарской и башкирской молодежи, для тюркских народов, для ветеранов национального движения, для аксакалов. Более сотни татар и мусульман участвовали в каждом ифтаре. Рустам Фаизович отмечает, что ифтар не должент сводится только к трапезе; мы считаем, что должна присутствовать идеология по духовному воспитанию и развитию самосознания. С таким же намерением проводятся и вечера памяти, посвященные известным нашим соотечественникам. Мы не только отмечаем дни рождения наших аксакалов, но и не забываем о тех, кого нет рядом с нами; мы не имеем права предать забвению их великие дела. Например, в этом году очень тепло прошли вечера памяти, посвященные Герою Социалистического труда, экс-председателю Государственного комитета СССР по снабжению нефтепродуктами Талгату Хурамшину, нашему учителю и наставнику Фикряту Табееву, любимому певцу Ильгаму Шакирову. Мы выпустили еще и книгу, посвященную Фикряту Ахмеджановичу. Там собраны мысли и воспоминания его друзей и современников. Скоро собираемся презентовать книгу в Казани. В ближайшем будущем хотим провести вечера, посвященные памяти Почетного профессора МГИМО, выдающегося ученого, аксакала Татарского академического общества Москвы Абдулхана Ахтамзяна, государственного деятеля Василия Лихачева.

Самое главное: у «Штаба» есть большое желание работать и приносить пользу своему народу. Активисты организации уверены: борьба против безразличия, сохранение своей сути у татар – долг каждого. Это необходимо донести до каждого татарина, необходимо сохранять и развивать самосознание. Только тогда наше будущее будет светлым, небо над головой ясным, а жизнь благополучной.

Эндже БАСЫРОВА

Журнал “Идел”, июль, 2019 год.

0