Публицист, журналист Рәшит Минһаҗны юбилее белән котлыйбыз!

Бүген танылган журналист, билгеле публицист, «Ватаным Татарстан» газеты хезмәткәре Рәшит Минһаҗның зур юбилее. Аңа да 60 яшь булды. «Мәскәү Татар Штабы» татар халкының игелекле улын туган көне белән котлап, юбилярга уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын тели. 

«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Сез ныклы, тәртипле, иманлы гаиләсендә туып, татар-мөселман тәрбиясе алып, әти-әниегезнең генә түгел, туган ягыгызның, эшләгән төбәгегезнең горурлыгы булдыгыз. Сездәге җаваплылык хисе, эзлекле позиция һәм, әлбәттә, шәхси сыйфатларыгыз аркасында эшегездә зур хөрмәт казандыгыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, гадел булуыгыз, зирәклегегез һәм зур тәҗрибәгез алга таба да Татарстан һәм Россия журналистикасында кирәк булачагына иманыбыз камил.

Сезне тагын бер тапкыр гомер бәйрәмегез – 60 яшьлек матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Туар таңнар куңел тынычлыгы, исәнлек-сихәтлек, шатлык-сөенечләр алып килсен! Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, муллыкта, хәерле гомер кичерергә язсын!

Мәскәү Татар Штабы Советы 

 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: