“Татар Штабы” Зифа Кадыйрованы Мәскәүгә очрашуга чакырды

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә популяр язучы, алты китап авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу узды. Татар когрессының Түбән Кама бүлеге чакыруы белән Мәскәү шәһәре “Татар Штабы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев та чарага кайтты.

“Кунакчыл Түбән Кама” проекты кысаларындагы “Йөрәге халык күкрәгендә” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә шәһәрнең Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, язучының иҗаты белән кызыксынган шәһәрдәшләребез катнашты. Китап сөючеләр язучыга сорауларын бирде һәм авторның яңа китапларын сатып алды. Чарага йөзләп китап яратучы килгән иде.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Зифа Кадыйрова китаплары халык арасында зур популярлык казанды. Китапханәләрдән халыкның язучының китапларын чиратлап алуы шуны исбатлый. Мәскәү кунагы Рөстәм Ямалеев фикеренчә, Зифа Кадыйрва әсәрләре халыкны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә өлеш кертә.

“Зифа Кадыйрова әсәрләрендә әхлак, катнаш никах, эчкечелек, наркомания, атасызлык, таркалган гаиләләр проблемасы күтәрелә. Бу күренешләр, кызганыч, татар милләтенең дә төп бәлаләренең берсенә әйләнә бара. Бер яктан карасаң, чын татар гаиләсе мөселман тәртипләре белән яшәргә, дин тәртипләрен үтәргә тиеш. Бу очракта милләтсезлек, динсезлек, эчкечелек күренешләре килеп тә чыкмас иде. Ләкин бу афәтне яшереп торып булмый. Миңа калса, Зифа Кадыйрова әсәрләре белән халкыбызны тәрбияли, геройлары аша укучыга гыйбрәт күрсәтә” -, дип чыгыш ясады Рөстәм Ямалеев очрашуда.

Очрашу барышында Рөстәм Ямалеев “Татар Штабы” активистлары өчен Зифа Кадыйрованың китапларын күпләп сатып алды һәм аны башкалага очрашуга чакырды. Чөнки бу елда “Татар Штабы” катнаш никах проблемасына багышланган берничз проект эшләргә планлаштыра.

Татар Штабы

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: